16+

Бадминтон «чикерткәләре» көч сынашты

Казанда 23-24 мартта «Татарстанның бадминтон өметләре» исеме астында бадминтон буенча республика бәйгесенең 1нче тур ярышлары булды.

Бадминтон «чикерткәләре» көч сынашты

Казанда 23-24 мартта «Татарстанның бадминтон өметләре» исеме астында бадминтон буенча республика бәйгесенең 1нче тур ярышлары булды.

Республиканың 30 районыннан 280 малай һәм кыз көч сынашты.
– Татарстанның Бадминтон федерациясе башлангычында, бу ярышлар инде өченче ел рәттән оештырыла. Башта мәктәпләр укучылары зоналарда уйный, шуларда җиңгәннәр республика ярышларына җыела. Ярышларның монысы 2007-2009 елгылар арасында барды, – дип таныштырды уеннарның баш хөкемдары Альфред Шәмгулин.

Казанның Бадминтон үзәгендәге халәт Универсиададан бер дә ким түгел иде. Малайларның да, кызларның да карашлары җитди, халыкара бәйгедә ил данын якларга әзерләнәләр диярсең.

– Рейтинг билгеләнә, шунлыктан һәрберсе тырыша. Белмәссең, шушы малайлар белән кызлардан чемпионнар үсеп җитәр. Бадминтон буенча бәйгеләрне оештыруда Идел буе физкультура һәм спорт академиясе студентлары катнаша, бу алар өчен эш тәҗрибәсе, – диде Альфред Шәмгулин.

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы урта мәктәбе физкультура укытучысы Марат Хөснетдинов сөйләгәнчә, бадминтон бәйгесе башта райондагы мәктәпләрдә узган.

– Иң көчле 64 бала сайлап алынгач, Алексеевскига зона бәйгесенә бардык. Казанга кечкенә 12 спортчыбызны алып килдек, – диде Марат Хөснетдинов.

Бәйгенең 1нче турында Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай шәһәрләре, Алексеевск, Мөслим, Саба, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш районнары укучылары уңышлы чыгыш ясап, җиңүләр яулады. Исемлек белән Татарстанның Бадминтон федерациясе сайтында танышырга мөмкин.
Казанның Бадминтон үзәгендә 29-31 мартта инде өлкәннәр арасында бадминтон буенча «Канатлы зилант» Бөтенроссия бәйгесе була.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading