16+

Бай буласың киләме? Уйнап кара!

Аның клиентлары арасында матди ягын яхшырта алаган, бизнес ачкан кешеләр дә бар.

Бай буласың киләме? Уйнап кара!

Аның клиентлары арасында матди ягын яхшырта алаган, бизнес ачкан кешеләр дә бар.

Психолог белән эшләү, төрле трансформация уеннарында, бизнес-тренингларда катнашу бүген бик популяр. Совет заманы кешесе: «Ничек язган, шулай булыр», – дип яшәсә, хәзер «барысы да үз кулыңда», дип фикерләү актуаль.

Гөлназ Рәхмәтуллова да бәхетле һәм мул тормышта яшәргә өйрәнеп була дип саный. Трансформация уеннары ярдәмендә ул инде 500гә якын кешегә үз-үзен яхшырак аңларга, җан һәм тән гармониясенә ирешергә, рухи һәм матди яктан үсәргә ярдәм иткән.

– Гөлназ, трансформация уеннары белән кызыксыну ничек туды?
– Психология миңа һәрчак кызыклы иде. Биш еллар элек тирәнтен рәвештә бу өлкәгә кереп киттем. Күпсанлы курслар, тренинглар уздым. Соңгы биш елда укыган кадәр китапны аңа кадәрге 35 елда да укымаганмындыр. Күптән түгел Психология институтында квалификация күтәрү курсларын үтеп «Гамәли психолог-консультант» сертификатын алдым.

– Төп белемегез дә психология белән бәйле идеме?
– Шулай дисәң дә була. Мин Ульяновск дәүләт университетын тәмамладым. Белгечлегем буенча валеолог – сәламәт яшәү буенча белгеч. Валеология үз эчендә нәкъ менә медицина һәм психологияне берләштерә. Югары белем алгач, шунда ук Самарага күчендем. Озак еллар зур фармакологик компаниядә эшләдем. Аннары бер декрет артыннан икенчесе. Шуннан соң ялланып эшләүгә кайтмадым. Үз юлым белән киттем. Челтәр компаниясендә эшләп алдым, шактый гына зур уңышларга ирештем. Бүген менә тулысы белән трансформация уеннары уздыруга чумдым.

– Трансформация уеннарының асылы нәрсәдән гыйбарәт соң?
– Бу, кайберәүләр уйлаганча, сихерчелек тә, күрәзәчелек тә түгел. Бу – психолог инструметларының берсе. Аның ярдәмендә йомшак кына итеп, шул ук вакытта бик тирәнгә үтеп һәм югары нәтиҗәлелеккә ирешеп, үз-үзеңне аңларга, сорауларга җавап табарга мөмкин. Алга таба бу тормышыңны яхшыртырга ярдәм итә.

– Бу уеннар төрле юнәлештә була дип беләм. Сез тормышның нинди тармакларын яхшыртырга булышасыз?
– Мин ике уен уздырам. Берсе – «Чәчәк атуга һәм муллыкка ачкыч». Ул яшәешнең төрле өлкәләренә кагыла: гаилә мөнәсәбәтләре, сәламәтлек, акча, үз-үзеңне бәяләү, блоклар, куркулар, үпкәләр һәм башкалар. Икенче уен – «Фикерләү – байлыкка ачкыч». Ул акча энергиясе, кеше тормышында акча хәрәкәте турында. Кеше «Акчаны ничек җәлеп итәргә?», «Ни өчен кулдан акча китә?», «Акча ягыннан үсеш нигә бер ноктада тукталды?» кебек сорауларга җавап таба ала. Әмма башка тармаклар аксаганда, акча ягы гына үсеш ала алмый. Шуңа күрә акча юнәлешендә эшләгәндә башка өлкәләрдәге проблемалар да калкып чыга. 

– Уен ярдәмендә генә кеше фикерләвен үзгәртеп булуы бераз шик уята. Трансформация уеннары ни рәвешле эшли?
– Психологка кеше ниндидер проблеманы хәл итү өчен бара. Проблеманың нигезенә төшенү өчен исә бер генә сессия җитми. Чөнки баш миенең төп функциясе – безне яклау. Ул аңлашылмый торган әйбергә шунда ук блок куя. Шуңа күрә кешеләр терапиягә еллар буе да йөри. Уенны исә баш мие җиңел кабул итә. Бу аның өчен бары уен мәйданы, карточкалар, фишкалар. Мин кешене йомшак кына уен буенча алып барам, баш мие йомшара һәм бөтен проблемалар тышка чыга. Шул ук мизгелдә мин аларны трансформациялим, төрле киңәшләр, практикалар, техникалар бирәм. Кеше өенә алга таба эш итү инструкциясе белән кайтып китә.

– Бай булырга да өйрәнеп буламы?
– Бай һәм ярлы кеше арасындагы аерма нәрсәдә? Бары тик фикерләүдә генә. Ярлы кешедә күп санлы блоклар, калыплашкан фикерләр тупланган. Без шулар белән эшлибез һәм кеше, чыннан да, яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Клиентларым арасында үз матди ягын яхшырта алаган, бизнес ачкан, фатир-машина алуга ирешүчеләр бар. 

– Үзгәрү юлына басарга теләп кемнәр мөрәҗәгать итә, эш нинди форматта оештырыла?
– Мин күп төрле форматларда эшлим. Индивидуаль уеннар уздырам. Бу тирән психотерапевтик сессия белән бер. Шулай ук ир һәм хатын белән дә эшлим, әти-әни+балалар форматында да эш итәм. Шулай ук 6га кадәр кешене берләштергән төркемнәрдә дә уенннар үткәрәм. Бу кызны кияүгә озату кичәләре, туган көннәр, кечкенә корпоративлар булырга мөмкин. 10-15 кешедән торган төркемнәрдә уен тренинг форматында уза. Уен, форматына карап, 2-5 сәгать дәвам итә.

– Еш кына уңышлы булырга үзе уңышка ирешә алмаган кешеләр өйрәтә. Үз практикагызны үзегезгә карата кулланасызмы, хәзерге көндә нәрсәгә ирештегез?
– Биш ел элек минем белән танышкан булсагыз, хәзер сез мине танымас идегез. Бу үзгәрешләрне минем әйләнә-тирәдәге кешеләр дә күрә һәм үземә дә әйтә. Күптән түгел генә Казанга күчендем. Бу минем хыялым иде. Хәзер менә үз фатирымны җиһазлау белән мәшгульмен. Үз максатларыма таба ныклы адымнар белән атлавымны дәвам итәм.

Әңгәмәдәш – Гүзәл Насыйбуллина.
 

Язмага реакция белдерегез

0

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Чепуха

    Мөһим

    loading