16+

Бакчаң булганда, фитнесс бер якта торсын

Халык бакчада. Түтәл ясый, орлык чәчә, бәрәңге утырта. Бакчада казыну бер яктан җан рәхәте инде ул, психологлар да үз кишәрлегендә кайнашкан кеше депрессияләргә бирешми дип саный.

Бакчаң булганда, фитнесс бер якта торсын

Халык бакчада. Түтәл ясый, орлык чәчә, бәрәңге утырта. Бакчада казыну бер яктан җан рәхәте инде ул, психологлар да үз кишәрлегендә кайнашкан кеше депрессияләргә бирешми дип саный.



Үзең үстергән экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш уңышын җыю үзе бер рәхәт. Ләкин озак вакыт бакчада эшләү сәламәтлеккә зыян китерергә дә мөмкин. Бакчада эшләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә, нинди авырулардан саклану чараларын күрергә икәнлеге турында белгечләрдән сораштык.

Тычкан бизгәге
Язын җәйге йортларда, бакчаларда баш калкытырга мөмкин булган авыруларның берсе – тычкан бизгәге. Шуңа да озак вакыт кеше яшәмәгән йортларны җыештырганда саклык чараларын күрергә, кулга перчаткалар кияргә, пычрак кул белән битләргә, күзләргә кагылмаска киңәш ителә. Эшләрне төгәлләгәннән соң, кулларны сабынлап юарга кирәк. Гадәттә, авыру тычканнар сидек, селәгәй аша туфракка, азык-төлеккә, әйләнә-тирәгә бизгәкне тарата. Авыруның билгеләрен шунда ук сизмәскә дә мөмкинсең, гадәттә ул 14-15 көннән соң гына күренә башлый, тән температурасы күтәрелә, мускуллар сызлый, кемдер күңел болгану, күз аллары караңгыланудан зарлана. Чирнең билгеләре салкын тигәндәге кебек булганга, күпләр аңа игътибар итми. Ләкин тычкан бизгәнен дәвалау озак вакытны ала. Шуңа да үз белдеклегең белән дәваланмыйча, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Буын авырулары
Республика халкында еш очрый торган авырулар арасында терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле авырулар дүртенче урынны алып тора. Бакчада озак вакыт эшләгәннән соң кешенең биле, тезләре, буыннары авыртырга мөмкин. Шуңа да табиблар эш белән ялны аралаштырырга киңәш итә. Әйтик, бер сәгать эшләдең, 10-15 минут ял итеп алырга кирәк. Тезләргә махсус саклагыч капкачлар кисәгез дә комачау итми. Иелмәс өчен, орлыкларны махсус урындыкка утырып чәчсәгез дә ярый.

Кан басымы
Гел аска карап эшләгәндә, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең кан басымы күтәрелә. Кан басымы төшеп хәлсезләнгән кешеләр дә бар. Шуңа да бакчага барасызмы, авылга кайтасызмы, кан басымын үлчи торган аппаратны, һәм кан басымын нормальләштерә торган даруларны үзегез белән йөртегез.
Кан басымы кинәт күтәрелү инсульт, инфаркт кебек йөрәк-кан тамыры авыруларына китерергә мөмкин икәнен дә онытмыйк.

Һава торышы
Көн кояшлы, эссе икән, башыгызга кияргә онытмагыз. Кояштан саклый торган кремнар кулланырга киңәш ителә. Кыздырган кояш астында эшләмәсәгез хәерлерәк. Бик салкында да туңып бакчада йөрмәү яхшы. Үтәли җил, суык һава торышы сәбәпле кешенең сулыш юллары ялкынсынырга, тамагы авыртырга мөмкин.

Күзләр
Республика клиник офтальмология хастаханәсе каршындагы консультатив сырхауханә табибы Асилә Сәмигуллина әйтүенчә, бакча эшләре башлангач күз җәрәхәтләнеп мөрәҗәгать итүчеләр арта икән. Күзгә агач ботагы, тузан, чүп керергә, җил күзне кызартырга мөмкин. Гел аска карап эшләү кан басымын гына күтәреп калмый, күзләргә дә зыян китерә. Шул сәбәпле күзгә кан саварга мөмкин. Артык авыр күтәргәннән дә күзләрнең челтәр катлавына зыян китерүе бар. Шуңа да бакчада эшләгәндә күзләрне сакларга, махсус күзлекләр кияргә, пычрак кул белән күзләргә кагылмаска киңәш ителә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading