16+

Бакча хуҗалары һәм авыл кешесе өчен күңелле яңалык

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында гамәлдә булган катгый нормативлардан баш тартырга булганнар. Хәзерге кагыйдәләр буенча 6 сутыйлы участокта шашлык әзерләү һәм яфракларны яндыру бөтенләй мөмкин түгел иде. Кешеләр бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтына гел язып торган һәм ниһаять анда бу турыда кабат уйларга булганнар.

Бакча хуҗалары һәм авыл кешесе өчен күңелле яңалык

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында гамәлдә булган катгый нормативлардан баш тартырга булганнар. Хәзерге кагыйдәләр буенча 6 сутыйлы участокта шашлык әзерләү һәм яфракларны яндыру бөтенләй мөмкин түгел иде. Кешеләр бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтына гел язып торган һәм ниһаять анда бу турыда кабат уйларга булганнар.

1 марттан дача хуҗалары һәм авыл кешеләренә кагылышлы яңа кагыйдәләр керә. Беренче чиратта ул мангал кую һәм бакча чүбен яндыруга кагыла, дип яза «Российская газета».   

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында гамәлдә булган катгый нормативлардан баш тартырга булганнар. Хәзерге кагыйдәләр буенча 6 сутыйлы участокта шашлык әзерләү һәм яфракларны яндыру бөтенләй мөмкин түгел иде. Кешеләр бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтына гел язып торган һәм ниһаять анда бу турыда кабат уйларга булганнар. “Хөкүмәт янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәреш кертте. Игътибар итәсе килгән төп моментлар – бакча кишәрлегендә чүп-чар яндыру өчен ачык ут куллануга таләпләрне гадиләштерү. Хәзер кешеләр өчен узган елгы үләннәрне һәм коры ботакларны 6 сутыйлы участокта яндыру мөмкинлеген юридик яктан тәэмин итү оештырылды һәм алар моның өчен җаваплылыкка тартудан куркырга тиеш түгел”, – дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш департаменты директоры Ринат Еникеев.

Хәзер нәрсә үзгәрәчәк?
Төп үзгәреш – квадрат метрлар. Гамәлдәге нормалар буенча учактан йортларга кадәр ким дигәндә 50 метр булырга тиеш. Уртача алганда 6сутыйлы дача участогының 20гә 30 метрны тәшкил итүен исәпкә алсак, мангал турында бөтенләй онытырга кирәк. Һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының теләсә кайсы инспекторы тәмле исе килгән участокның хуҗаларына законлы нигездә зур штраф салырга мөмкин. Әмма 1 марттан кертелгән үзгәрешләр нигезендә бу нормалар мангаллар урнаштыру өчен 5 метрга кадәр кими. Ягъни законлы нигездә шашлык пешерү өчен 50 метр исәпләргә кирәк булмаячак. Өстәвенә, бу теләсә нинди төрдәге мангаллар, мичләр урнаштыруга кагыла. Авырлыгы, зурлыгы, нинди төр материалдан эшләнүе буенча чикләүләр юк.

Сүз уңаеннан, мангалның кибеттән алганын гына түгел, кулдан ясалганын да кулланырга була.  Өйдән мангалга кадәрге ераклык кимендә 5 метр булачак. 
1 марттан башлап чүп-чар, яфрак һәм коры калдыкларны яндыру торактан 15 метр ераклыкта рөхсәт ителәчәк. Әлегә ул 50 метр. Монда зур булмаган нюанс бар. Әгәр дә дача хуҗасы яки авыл кешесе яфрак, чүп-чарны ачык урында яндырырга җыенса, 15 метрлы норма гамәлдә булачак. Әмма бу максатлар өчен махсус урын кулланганда, араны 7,5 метрга кадәр кыскартырга мөмкин. Шул ук вакытта нормативларга йогынты ясый торган бер мөһим нәрсә бар: учакны җилсез көннәрдә генә яндырырга кирәк һәм бернинди очракта да балаларны ут артыннан карарга рөхсәт итмәскә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading