16+

Бакча сезоны белән янгыннар да башланды...

Бакчаларда сезон башлану белән бергә, анда янгыннар сезоны да башлана. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, үзеңне тәртипсез тоту нәтиҗәсендә, йортлар да, күрше-тирәдә булган торак та янып бетәргә мөмкин.

Кызганыч, янгыннарның күпчелегендә кешеләр дә һәлак була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген шундый янгыннарның берсе Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә "Волжанка" бакчачылык ширкәтендә була. Бер катлы йортта чыккан янгынны сүндергәннән соң, янгын сүндерүчеләр ике кешенең мәетенә тап булалар. Берсе - ир-ат, икенчесе - хатын-кыз.

Казан янындагы "Каенкай" бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында исә ике йорт янган. Аларның берсе склад кебек кулланылган. Ут 134 кв.метр мәйданга зыян китергән.

Беренчел сәбәп, буенча, янгын төзексез мич аркасында чыккан. Янган бакча йортлары иминиятләштерелмәгән булган. Бакча хуҗасына 600 мең сум зыян килгән.

Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading