Шәһри Казан

Бакчачылардан су өчен түләттерәчәкләр?

Яңа закон нигезендә, 2020 елдан бакчачылык ширкәтләрендә су чыгару өчен махсус лицензия таләп ителәчәк.

Бу закон 2017 елда ук гамәлгә керергә тиеш иде дә, халык ризасызлык белдергәч, аны кичектерделәр. Хәзер менә бакчачылар кабат борчуда, су скважиналарына документ булмаса, штрафка тартмагайлары. Халык: «Су өчен түләргә туры килерме икән», – дип борчыла. Татарстанда барлыгы 1300ләп бакчачылык ширкәте исәпләнә. Күпчелекне борчыган бу мәсьәләне Дәүләт Советы комитеты утырышында да күтәрделәр. Суны бушлай алу вакытын берничә елга кичектерүне, Россия законына үзгәрешләр кертүне сорап, Татарстан депутатлары Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә җыена. Ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

Фәндәс Сафиуллин, җәмгыять эшлеклесе, сәясәтче:
– Яңа закон өчен артык борчылмыйм. Табигать биргән бушлай яңгырга өметләнеп яшим. Хәзер бакчачылык белән артык шөгыльләнмим, күбрәк өйдә утырырга туры килә. Ә менә дәүләтнең халыктан акча савуга корылган мондый кануннар уйлап табуына гаҗәпләнәм. Ач этнең авызыннан сөяк тартып алуы авыррак, шуңа да законны кичектерү дә җиңел бирелмәс. Хәзер эт оясы куйсаң да салым сорарга әзерләр.

Реклама

Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә:
– Бакчада су өчен акча түләттерү бөтенләй мәгънәсезлек, минемчә. Бакчада сусыз гомумән яшәп булмый. Без скважина казытмадык анысы, су торба аша килә. Быел менә су моторын яшен сугып, ул эштән чыкты. Аны алыштырдылар, акча җыештык. Бакчада су өчен түләүдән башка да чыгымнар күп. Быел гына да бакчачылык сезоны башлангач, 9 мең сум түләдем. Өмәгә чыга алмаучылар кеше башына 500 сум бирә. Өстәвенә, яңа кагыйдәләр дигән булып, бакча кишәрлекләрен кабат хосусыйлаштырдык. Ул да бушлай түгел. Хәйләкәр законнар күп инде бездә.

Мәдинә Шәфыйкова, газета укучыбыз:
– Үзебезнең коедан су ала идек әле, бик җайлы иде. Инде моның өчен документлар сорый башласалар, акча түләргә кушсалар, эш харап. Ул коены казыту үзе кыйммәт тора бит әле. Сулаган һава өчен дә акча сорый башламасалар ярый инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 июль 2019 - 18:36
    Без имени
    Бакчаларда пенсионерлар гына эшли бит инде, яшьлэргэ жир дэ, бакча да кирэкми. Пенсионернын 8-9 мен акчасын ничек итеп тартып алырга белмилэр инде.