16+

Бал кортлары үлемендә умартачылар үзләре дә гаепле

Быелның 1 июленнән пестицидлар һәм агрохимикатларны күзәтчелек итү буенча федераль мәгълүмати системасын төзүгә кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә.

Бал кортлары үлемендә умартачылар үзләре дә гаепле

Быелның 1 июленнән пестицидлар һәм агрохимикатларны күзәтчелек итү буенча федераль мәгълүмати системасын төзүгә кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керә.

Бу турыда Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Галиев Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе һәм Россия фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында хәбәр итте.

– Рапс кырларын пестицидлар белән агулау аркасында умарта кортлары күпләп үлгәч, идарә әлеге мәсьәләгә кагылышлы 10 нан артык мөрәҗәгатьне карады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә карата тикшерү уздырылды һәм пестицидларны куллану регламентлары бозылуның алты очрагы ачыкланды.

Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды. Әмма, практика күрсәткәнчә, кортлар үлүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә гаепле түгел. Кайбер очракларда умартачылар үзләре дә массакүләм мәгълүмат чараларында басылган кырларны эшкәртү турындагы хәбәргә игътибар бирми. Андый очраклар Мөслим, Арча, Мамадыш, Кама Тамагында булды. Бу проблеманы умартачылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында конструктив диалог корып кына хәл итеп була, – диде докладчы.   

Моннан тыш, 1 июльдән пестицидлар һәм агрохимикатларны күзәтчелек итү буенча федераль мәгълүмати системасын төзүгә кагылышлы үзгәрешләр керәчәген дә ассызыклады. Әлеге системада пестицидлар һәм агрохимикатлар куллана торган хуҗалык субъектлары турында мәгълүмат биреләчәк. Аның өчен алар бу системага теркәлергә тиеш. 

– Район башлыкларына хәбәр ителде. Тик системага теркәлү темпы акрын бара. Бүгенге көнгә 507 гариза бирелгән, – диде Илнур Галиев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading