16+

Бал кортларына – паспорт

Республикадагы умарта­лык­ларның 35-38 процентында махсус паспорт инде бар.

Республикадагы умарта­лык­ларның 35-38 процентында махсус паспорт инде бар.

Әлеге мәсьәләдә иң активы –  Арча районы. Анда бу күрсәткеч 80-85 процентны тәшкил итә, ди «Балыкчылык һәм умартачылык идарәсе» генераль директоры Фаиз Динмөхәммәтов. 

Бал кортларына паспорт алу мәҗбүри түгел, әмма күп кенә умартачылар бу эшкә бик теләп кушыла икән. Бердән, узган елгы кортларның күпләп үлү вакыйгасы сабак бирсә, икенчедән, «Меркурий» системасы кертелү белән бәйле. Аннары бу кайда күпме умарталык барлыгын төгәл белеп тору, статистика алып бару өчен дә кирәк.  

Элек паспорт алу 1 мең сумнан артыгракка төшсә, хәзер ул 160 сум тора. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading