16+

Быел бал азрак һәм кыйммәтрәк

Быелгы корылык аркасында бал да азрак икән. Аның каравы кайбер умартачылар юкә балы күп чыга, ди. Берничә умартачыга шалтыратып, бал уңышы һәм бәяләре белән кызыксындык.

Быел бал азрак һәм кыйммәтрәк

Быелгы корылык аркасында бал да азрак икән. Аның каравы кайбер умартачылар юкә балы күп чыга, ди. Берничә умартачыга шалтыратып, бал уңышы һәм бәяләре белән кызыксындык.

Тәҗрибәле умартачы Шәүкәт абый Хәйруллин сүзләренчә, дым булган матур көннәрдә бер корт оясы көненә 7 кг га кадәр бал алып кайта ала, ә мондый коры эссе көннәрдә иң күбе 1,5 кг бал ташыйлар. Шуңа да ул быелгы балны узган елгы уңышның яртысы кадәр генә дип бәяләде. 

– Әлегә кортлар карабодайга очалар. Тиздән көнбагыш чәчәк атачак, гадәттә аның балы күп була, бәясе дә арзанрак, – ди Шәүкәт абый. – Бу көннәрдә базарда юкә балын сата башладылар. Өч литрлы банкасы 2 мең сум тора. Ул иң тәмлесе һәм кыйммәтлесе. Тиз дә сатылып бетә. Чөнки юкә бер атна гына чәчәк атып кала, ә аны бөтен кеше ярата. Шулай да иң файдалысы – чәчәк балы, ул берничә төрле чәчәктән җыела. Аның бәясе 1800 сум тирәсе булырдыр, – ди умартачы.  

Бал иң күп ялганлап сатыла торган продуктларның берсе дә. Ялган балны ничек аерып була дигән сорауга әңгәмәдәшем, бал тәмен белгән кеше генә сизә ала, интернеттагы чын балны аера белергә өйрәтә торган ысулларның берсе дә дөрес түгел, дип җавап бирде. Шул ук вакытта кедр һәм умырзая балы дип әйткәннәренә ышанмаска кушты. Андый баллар табигатьтә гомумән юк икән. Бәясе арзан булган балга да кызыкмаска кирәк. Бер умартачы да яхшы балның бәясен төшереп сатмый, ди «Татарстан умартачылары» оешмасы рәисе. 

Умартачыларны иң борчыган мәсьәлә дә безнең үзебездә бал сыйфатын тикшертә торган лаборатория булмау. Аны фәкать Уфага барып кына тикшертеп була. 

Әлмәт районының Болгар авылы умартачысы Венера Вәлиева да балны Уфа лабораториясендә тикшертеп караган. Әмма үз балын түгел.   

– Әлмәткә ярминкәгә Аникеевлар дигән умартачылыктан бал сатарга килгәннәр иде. Тикшерү органнары вәкилләре белән контроль сатып алулар үткәреп, балны Уфага тикшертергә җибәрдек. Анализ нәтиҗәләре буенча көнбагыш балын боярышникныкы дип ялганлап сатулары, тагын берничә алдау очраклары беленде. Умарта паспорты буенча аларның егерме генә оя, ә үзләре егерме төрле бал сата. Үзе умартачы булган кеше генә белә моның алдау икәнен. Ә халык шул балларны чират торып кыйммәт бәягә сатып алды, – дип сөйли Венера.  

Вәлиевләр балны әле суырта башламаган. Шушы көннәрдә генә эшкә керешергә ниятләп торалар. 

– Элек август башларында гына аера башлый идек. Быел ике-өч атнага иртәләдек. Бал аертырга өлгергән таныш умартачылар уңышның уртача гына булуын әйтә. Кайберләренең юкә балы күп булган, бу умарталыкның кайда урнашуына, һава торышы ничек булуга бәйле. Бал бәяләренә килгәндә, бездә узган елгыдан кыйммәтрәк булачак, якынча 1,5-2 мең сум булыр кебек, – ди Венера.

Чирмешән районы умартачысы Алишер Карабаев бал бәяләренең артуын корылык белән генә бәйләп карамый.

– Без умартачылык белән профессиональ рәвештә шөгыльләнәбез. Өч стационар һәм ике күчеп йөри торган умарталыгыбыз бар. Бал бәясен куйганда, аның үзкыйммәтеннән чыгып билгелибез. Умарта оялары, кәрәз рамы ясый торган такталар да, ягулык-майлау материаллары да кыйммәтләнде. Бер куб киселгән такта 9 мең тора иде, хәзер аны 14 мең сумга сатып алабыз. Бәягә шулар да йогынты ясамый калмый, – ди ул.   
Шулай да уртача бәяне әйтте ул: өч литрлы чәчәк балы 1500 сум тирәсе булачак. Узган ел 1200-1300 сумга сатканнар.

– Бу коры ел өчен бал зарланырлык түгел, без азрак булыр дип борчылган идек. Яз җылы булды, чәчәкләр иртә атты, кортлар да “эшкә” ике-өч атнага иртәрәк чыкты. Бер ояга уртача 28-30 кг бал җыелды. Әле җылы көннәр дәвам итә, тагын бераз җыярга өлгерәчәкләр. Безнең җирлектә юкә балы әйбәт булды. Соңгы биш елда аның кадәрлене күргән юк иде. Төнлә күк күкрә, яшеннәр булды, көндез эссе иде. Юкә нәкъ менә шундый вакытта бал бирә дә инде. Рапс һәм көнбагыш балы да күп була, чөнки аларны зур мәйданнарда утырталар. Без үзебез рапс балына җибәрмәскә тырышабыз. Мондый баллар бик тиз кристаллаша, – ди Алишер.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юкэдэ бал булмады рапс балы саталар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бал?юкэдэ?быел?

      Мөһим

      loading
      2
      X