- Абыемның кызы суга батып үлгәч, өч-дүрт көннән каенана кызы белән килде. Мин елыйм да сөйлим, сөйлим дә елыйм. Алардан калган яшел тукыма белән тышланган урындыклар бар иде. 30 еллап булгандыр инде үзләренә. Шуларны күреп, каенана әйтеп куймасынмы: «Урындыклар ертылып беткән, бераз сакларга кирәк иде инде», - дип. Мин елаган җиремнән тордым да чыгып киттем. Кеше хәленә керә белми, үз башына төшмәгәч, аңламый,- ди Сания.
- Бала баласы балдан татлы диләр, минем очракта киресе. Дәү әниләре, балаларга бер яшьләр тирәсе булганда, кемнәндер киелгән куртка алып килде. Мин бит аны икегә бүлә алмыйм. Хәлем начарланып, дүрт операция кичердем. Үләм дип уйлаган идем, килде. Бәхилләшә алмам дип курыккандыр, күрәсең. Яшь вакытта борчылганнар өчен бик кыйммәт түләдем. Ә бүген мин тыныч. Вакыйгаларга җиңел карарга өйрәндем. Иремнең әнисе булса да, ул минем өчен ят кеше.
Комментарийлар