16+

«Бала белән сөйләшергә вакыт табыгыз»

Республикада бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек, гадәттә, юридик ярдәм күрсәтә, балаларның хокукларын яклый. Тик мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен психологик проблемалар борчый икән. Моны истә тотып, вәкаләтле вәкиллектә беренче тапкыр психологик ярдәм итү көне узды. 

«Бала белән сөйләшергә вакыт табыгыз»

Республикада бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек, гадәттә, юридик ярдәм күрсәтә, балаларның хокукларын яклый. Тик мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен психологик проблемалар борчый икән. Моны истә тотып, вәкаләтле вәкиллектә беренче тапкыр психологик ярдәм итү көне узды. 

Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларын республиканың иң тәҗрибәле психологларына юллый алдылар. Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтүенчә, алар мондый чараны даими уздырырга ниятлиләр. 

– Ай саен үткәрергә дә әзерлек бар. Психологка барудан оялырга кирәкми, киресенчә, бу бик уңай гамәл. Без, үз тәҗрибәбездән чыгып, балаларны тәрбияләргә тырышабыз, тик хәзер сабыйлар башка, бүген безне борчыган проблемалар белән әти-әниләребезнең очрашканы да булмагандыр. Хәзер мәгълүмат күп заман. Мәгълүмат тулып ашкан. Элек күчеш чорына кагылышлы проблемалар актуаль булса, хәзер башлангыч сыйныф укучысын борчый торган мәсьәләләр җитәрлек. Бала белән никадәр иртәрәк уртак тел табып ышанычын яуласаң, шуның кадәр яхшырак, – ди Гүзәл Удачина. 

Беренче чарага 12 кеше язылган иде. Кайберләре балалары белән килгәннәр. Аларга өч психолог хезмәт күрсәтте. Сораулар төрле: кемнедер баласының сүзне тыңламавы, каршы әйтүе борчый, икенче берәү сабыен телефоннан аерып булмый, алдалый дип зарлана.
Тәҗрибә рәвешендә психологлар катнашында Чистайда да шундый чара оештырган булганнар. Психолог Эльвира Башай әйтүенчә, әти-әни белән бала арасында аңлашылмаучанлык еш килеп чыга. 

– Гаиләдә һәркемнең үз урыны булырга тиеш. Олылар балаларның сүзенә колак салып, аларның фикерен хөрмәтли башлагач кына, сабыйлар да әти-әнисен ишетәчәк. Бербөтен булып, уртак эшләр башкару, бергә ял итү уңай нәтиҗәләр бирә. Гадәттә, килеп төртелгәч кенә, балада проблема башлангач кына, әти-әни «уянып» китә. Тик уртак телне кечкенәдән табарга кирәк. Баланың тормыш мәктәбе гаиләдә формалаша, – ди психолог Эльвира Башай. 

Бала белән ничек уртак тел табарга?
(Психолог киңәшләре)

Нишләргә кирәк? 
Балагыз үз көченә ышансын өчен, барысын да эшләгез, уңышлары өчен мактагыз, шөгыльләре белән кызыксыныгыз. 
Тыңлый белү һәм аңлау – бик кирәкле сыйфатлар. Балага үзегез турында сөйләгез, үрнәк күрсәтегез. 
Әти кеше гаиләдә чын ир-ат үрнәген күрсәтергә тиеш.
Баланың һәр нәрсәгә үз фикере булуын онытмагыз. 
Эш күп булса да, бала белән сөйләшергә вакыт табыгыз. Бала эшне әти-әни өчен иң мөһиме дип түгел, ә акча эшләү ысулы дип кенә кабул итсен. 
Үсмер киләчәген төгәл күзалларга тиеш. 
Баланың кемнәр белән аралашуы белән күбрәк кызыксыныгыз.
Баланы яратыгыз, ешрак кочыгыз, матур сүзләрне күбрәк әйтегез.


Ярамый
Гел нидер таләп итмәгез.
Нәрсәнедер дөрес эшләмәгән икән, янамагыз, тәнкыйтьләмәгез. Иң яхшысы, бу начар гамәлнең аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлатыгыз. 
Баланы башкалар белән чагыштырмагыз. 
Фәлән эшне эшләмәсәң, өйгә кайтма, мин сине яратмаячакмын кебек сүзләрне әйтергә ярамый.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading