16+

Балаң бәла булмасын дисәң...

Яшь чак – җүләр чак, дип белми генә әйтмәгән инде халык. Дөнья, яшәеш тәртипләре белән иң килешмәгәннәр ул яшьләр. Аларның йөрәгендә иярләнмәгән ат ята, шуңа да дөньяны үзгәртү иң зур хыял-максатларының берсе.

Балаң бәла булмасын дисәң...

Яшь чак – җүләр чак, дип белми генә әйтмәгән инде халык. Дөнья, яшәеш тәртипләре белән иң килешмәгәннәр ул яшьләр. Аларның йөрәгендә иярләнмәгән ат ята, шуңа да дөньяны үзгәртү иң зур хыял-максатларының берсе.

Тәҗрибәле педагог-психолог Нәфис Галләмов исемендәге махсус мәктәптә эшләп, «авыр балалар» күңеленә ачкыч ярата белүче Люция Зөлкәрнәева хәзерге заман яшьләренә хас кайбер үзенчәлекләр, төрле каршылык акцияләре ятьмәсенә эләкмәү һәм эләккән очракта җаваплылык хакында менә ниләр сөйләде:

– Үсмерләр, яшь җилкенчәк гел яңалык, кызык эзлиләр. Аларның, соры тычкан шикелле, башкалар кебек буласы килми. Бүтәннәрдән аерылып торасылары килә. Бу алар холкының нигезен тәшкил итә. Тик аерылып тору юлларын гына белеп-аңлап җиткермиләр. Һәр кеше атаклы спортчы да, танылган артист та булып бетә алмый. Талант та бик үлчәп кенә бирелә табигать тарафыннан. Сәләтне талантка әйләндерер өчен бик зур тырышлык кирәк. Менә шуннан соң төрле батырлыклыр кылып шаккатырырга тырышулар башлана да инде: чәчләрне салават күпере төсләренә буяу, йә булмаса төптән кырдыру, борын, колакларны тишеп алка тагу... Тизрәк үсәсе килгәнгә тәмәке тартып, хәмер татып карыйлар. Бик кәттә күренәсе килгәннәре наркотиклардан да баш тартмый. Бу бигрәк тә өйдә, гаиләдә аңлау-санлау, игътибар күрмәгәннәрдә еш күзәтелә.

Бүгенге егет-кызларның бик күбесе әти-әниләре исән килеш тә рухи ятимнәр. Гаиләдә өлкәннәр дә, балалар да һәркайсы аерым бер дөнья, аерым бер материк булып яши. Гасырлардан гасырларга килгән аталар һәм балалар – буыннар проблемасы безнең чорда аеруча кискенләште. Күчү чоры, үсмерлек – ул кеше тормышының иң җаваплы, әйтергә кирәк, иң хәлиткеч этабы. Бу вакытта ясалган ялгышлар гомер буена язмышны яраларга мөмкин.

Митингларда катнашып, кулга алынган егет белән сөйләштем. Балигъ та булмаган әле ул. Уналты яшьлек. Әти-әниләре Краснодар ягында яшиләр, үзе монда укый. Фатирда ялгызы гына тора. Иптәшләре чакыргач, шимбә көнне Казанны күрергә чыккан булган, ләкин каршылыклар барган урынга эләккән. Бер кичне тоткарлау пунктында уздырган. Күпме күз яшьләре түккән ул анда. Әйе, кайчак егетләр дә елый. Күпме нервысын бетергән. Бу хакта белгәч, әнисе дә ашыгыч рәвештә килеп җиткән. Ул да бик нык борчылган. Ярый әле, үзен гаепсез дип таптылар.

Билгеле, монда төп гаеп – әти-әниләрендә. Унсигезе дә тулмаган баланы ерак чит шәһәрдә ялгызын гына нинди йөрәк белән яшәтмәк кирәк?! Балаларга күз-колак булырга кирәклеген без әти-әниләребездән үк ишетеп киләбез. Күз-колак. Ни соң бу? Балаларның, бигрәк тә, үсмерләрнең ни караганнарын, ни тыңлаганнарын, дус-танышлары кем икәнен белеп торыгыз дигән сүз. Ә моның өчен әти-әнигә балаларының чын дуслары, сердәшләре булырга кирәк. Бүгенге үсмерләр чын күңелдән аралашуга мохтаҗ. Ләкин безнең көннәрдә бу аралашу башлыча виртуаль дөнья, интернет, гаджетлар аша гына бара. Бик кызганыч.

Миннән еш кына балалар мондый митинг-демонстрацияләрдә катнашмасын өчен, аларга нинди аңлату эшләре алып барырга кирәк дип сорыйлар. Монда төгәл генә рецепт юк инде. Төрле балага төрлечә якын килергә туры килә. Шулай да берничә киңәшне әйтеп үтим әле.

Беренчедән, мондый гамәлләрнең бик куркыныч булуын, хәтта сиңа бик нык авырту-сызлау килергә мөмкин икәнлеген дә аңлатырга кирәк. Сине митинг ташкыны аудару һәм өстеңнән таптап китү ихтималын төшендерергә. Икенчедән, мондый гамәлләрнең канунсыз булуын аңлатырга. Мондый чараларда катнашкан өчен 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф, 100 сәгать мәҗбүри эш һәм 15 тәүлеккә кадәр ябылу каралганын да искәртергә. Аннары синең бу гамәлләрең өчен тиешле тәрбия бирмәгән дип, безне әти-әниеңне җавапка тартачаклар, дип тә аңлатырга кирәк. “Әти - әниеңне яратсаң, мондый көннәрдә өйдә утыруың яхшырак булыр!” – дип тә өстәргә онытмагыз. “Әйдә бу көнне бергәләп тау шуарга барабыз. Берничә дустыңны да чакыр дисәгез, кызыгыз да улыгыз да каршы килмәс. Сезнең дә бәгырь җимешләрегез – балаларыгыз бәлага, йөрәк авыруына әйләнмәс. Билгеле инде, бу очракта үзегезнең кайбер эшләрегезне кичектереп, икенчерәк планга куеп торырга туры килер.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading