16+

Бала күзсенгәннән – 41 йомычка! Күз тигәндә нишләргә?

Кайбер якларда күз тигәнне күз тидергән кеше үзе генә имли ала дип әйтәләр. Башка кешедән файда булмый, имеш. Күз тидергән кеше үзе үк белеп тора икән аңа нинди йомыш белән килгәнне. “Кайчан килерләр микән дип көтеп йөри идем инде мин”, – дип каршы ала икән.

Бала күзсенгәннән – 41 йомычка! Күз тигәндә нишләргә?

Кайбер якларда күз тигәнне күз тидергән кеше үзе генә имли ала дип әйтәләр. Башка кешедән файда булмый, имеш. Күз тидергән кеше үзе үк белеп тора икән аңа нинди йомыш белән килгәнне. “Кайчан килерләр микән дип көтеп йөри идем инде мин”, – дип каршы ала икән.

Әти-әнисенең күзе тисә, аны чыгару тагы да авыррак

Узган ел башлаган әлеге рубриканы быел да дәвам итәргә булдык. Бүгенге язмабыз күз тиюгә багышланган.

Моңа бәйле рәвештә халыкта әллә нинди ышанулар, күз тиюдән саклый торган “чаралар” бар. Күз тию кешене кабергә кертер дигән сүз дә йөри. Килешәсезме? Күз тиюне хәтта табилар да инкарь итми. Бернинди дәвалау да ярдәм итмәгәндә, күз тиюдән чара күрергә киңәш итәләр. Халык арасында йөргәндә күз тию турында бик күп әйберләр язып алырга туры килде.

Балага күз тиюдән бигрәк тә зур куркыныч яный. Чөнки бала әле тулаем бу дөнья кешесе булып бетмәгән, ул әле бик нәзберек, бик самими була. Кырык көн тулганчы баланы чит-ят кешегә күрсәтмәү дә нәкъ шул күз тиюдән саклау максаты белән башкарыла.

Баланың маңгаена корым, иннек сөртеп кую, башлыгына төрле брошка кебек әйберләр (элегрәк миләш агачы кисәге) тагу да күз тиюдән саклый дигән ышану бар. Балага хәтта сокланып та карарга ярамый, диләр. Шуның өстенә балага үз әти-әнисенең дә күзе тия һәм аны чыгару тагы да авыррак дип санала.

Ә инде күз тигәнне дәвалау имләү, өшкерү ярдәмендә башкарыла. Мисал өчен, ишек тоткаларын юып, тәрәзә парларын сөртеп, шул су белән баланы сөртү; кунаклардан соң чәй эчкән савытларны чайкап, баланы сөртү; агачта үскән гөмбәне яндырып баланы төсләү; таң суы алып, шуның белән баланы коендыру; баланың кендеген баш киеменә тагып кую яки аны чайкатып, шул суны балага эчерү һәм башкалар...

Кайбер якта кара күзле кешенең күзе каты була диләр, кайбер якта – зәңгәр, ә кайдадыр яшел төсленең күзе каты була дигән ышану да бар. Әле аларның төрле якта атамалары да төрле-төрле. Яман күз, чагыр күз, йел күз/йелле күз...

Ничек кенә булмасын, күз тигән кеше хәстәрен күрергә тырыша – беренче чиратта өшкертеп карый. Күп очракта өшкерүченең шифалы догасының һәм сулышының файдасын күрә.

Әгәр дә күз тигән кеше, бигрәк тә бала, тулысынча рәтләнеп бетмәсә, имләү хәстәренә керешә. Шикләнгән кешесе булса, үзе күрмәгәндә генә аның киеменнән бер кисәк кисеп алып, яндырып, шуның белән күз тигән баланы төслиләр/төтәтәләр.

Йә менә тагын шуңа охшаш бер им: шикләнгән кеше су алып кайтканда, артыннан килеп, чиләгеннән бераз суын урлап, шул суны балага йә эчерәләр, йә битен юалар.

Кайбер якларда күз тигәнне күз тидергән кеше үзе генә имли ала дип әйтәләр. Башка кешедән файда булмый, имеш. Күз тидергән кеше үзе үк белеп тора икән аңа нинди йомыш белән килгәнне. “Кайчан килерләр микән дип көтеп йөри идем инде мин”, – дип каршы ала икән.

Имләүләргә килгәндә, алар бик күп һәм үзенчәлекле. Аксубай районының бер авылында яшәүче Халисә ападан мондый имләү язып алган идем: “Бала күзсенгәндә 41 казыктан 41 йомычка алырга кирәк. Шуны бер савытка салып яндырасы һәм баланы шуның белән төтәслисең”.

Таң суын алганда 41 чүмеч су алу кирәклеген дә әйтте Халисә апа. Суны су агымына каршы алырга, баланы коендырганда аны бусагага бастырып коендырга кирәк, диде. Кызык... Монда да 41 саны. Бу бит инде гади очраклык кына була алмый, шулай бит? Саннар магиясенә ышану бик тирән ята шул халыкта. Бар халыкта да күзәтелә торган күренеш бу. Әлбәттә бу җирле гадәтәр, башка якларда бу имләүләрнең үз тәртибе булырга мөмкин һәм бу дөрес тә. Чөнки гореф-гадәт, традиция, фольклор – ул локаль үзенчәлнекләрдән тора, ул шуның белән кызыклы, шуның белән бай!

Зәлия Брусько.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading