16+

Балагызда изолента күрсәгез, сак булыгыз

Хокук саклаучылар снюсларны тыю буенча җитди эш башлаган. Наркотик матдәләр булып саналмаганга, тышкы яктан сагызны, кәнфитләрне хәтерләткән бу снюс дигәннәрен канун нигезендә сатудан алырга мөмкин түгел.

Хокук саклаучылар снюсларны тыю буенча җитди эш башлаган. Наркотик матдәләр булып саналмаганга, тышкы яктан сагызны, кәнфитләрне хәтерләткән бу снюс дигәннәрен канун нигезендә сатудан алырга мөмкин түгел.

Тиздән бу хәлгә нокта куелыр, мөгаен. Депутатларның декабрьдә узачак сессиясендә бу тема күтәреләчәк. Снюсларны гына түгел, составында никотин булган барлык матдәләрне тыю мәсьәләсе каралачак.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Вадим Костюнин әйтүенчә, наркология диспансерында бүген 17 500 кеше исәптә тора. Наркотик кулланучыларның күбесе Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә, Әлмәттә, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яши. Наркотикның канунсыз әйләнеше белән көрәштә хокук саклаучылар төрле алымнар куллана. Ел башыннан республикада наркотикларны яшерен ясау белән шөгыльләнгән 6 лабораторияне япканнар. 

 Республикада быел 1188 кешенең наркотиклар белән бәйле җинаятьтә катнашы булуы ачыкланган. Аларның 20се – 18 яше тулмаган үсмерләр. Кызганыч, яшьләр арасында наркотикларга тартылучылар да бар. Бу мәсьәләне хокук саклаучылар җитди контрольдә тота. «Беренче чиратта әти-әниләр белән ныклы эш алып барырга кирәк. Алар балаларына игътибарлы булсыннар иде. Әгәр баланың кирәк-яраклары арасында үлчәү, төсле изоленталар абайлап алсагыз, борчылыр урын бар. Наркотикларны кисәтү буенча яшьләр арасында да төрле чаралар уздырабыз. «Үз юлыңны сайла» наркотикларга каршы десант, «Наркотикларсыз тормыш» акциясе уңышлы уздырылып килә. Быел наркотикларга каршы министрлык, идарә тармаклары белән берлектә барлыгы 10 мең акция, төрле чаралар уздырылды», – ди Вадим Костюнин. 

Наркотикларның канунсыз әйләнеше турында фактлар ачыкласагыз, 112 яки Татарстан Эчке эшләр министрлыгының 291-20-02 «ышаныч телефоны»на шалтыратып хәбәр итә аласыз. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading