16+

Балалар белем учакларына төрле вакытта киләчәк

Тиздән яңа уку елы башлана. Бу уңайдан Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе коронавирус буенча пандемия шартларында мәктәпләрдә уку-укыту эшләренең ничек оештырылачагы турында сөйләде.

Балалар белем учакларына төрле вакытта киләчәк

Тиздән яңа уку елы башлана. Бу уңайдан Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе коронавирус буенча пандемия шартларында мәктәпләрдә уку-укыту эшләренең ничек оештырылачагы турында сөйләде.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина мәктәпләрдә коронавирус сәбәпле уку процессын оештыру буенча ведомствоның ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгына җибәрелгән тәкъдимнәре хакында журналистлар өчен үткәрелгән матбугат очрашуында сөйләде.

"Уку йортларына керү юлларында балаларның күпләп туплануына юл куймас өчен тырышырга кирәк. Без, мәсәлән, уку көнен төрле вакытларда башларга  тәкъдим итәбез: кайбер сыйныфлар, әйтик, иртәнге 8 гә килсә, икенчеләренең укулары - 8:15та башланырга мөмкин. Белем йортына кергәндә туплану булмасын өчен, термометрияне класста гына үткәрү мәслихәт. Моның өчен сыйныфта ким дигәндә бер контактсыз термометр булырга тиеш, гадәттә, аны эшкәртү мәҗбүри түгел. Ә гадәти термометрлар белән читенрәк. Мондыйларын һәрдаим эшкәртеп тору мөһим", - дип билгеләде ул.

Авдонина белдергәнчә, укучыларның тәнәфесләргә чыгу вакыты да төрлечә булырга мөмкин. Бу, беренче чиратта, балалар күпләп җыелмас өчен кирәк.

"Дымлы җыештыруга килгәндә, уку йортларының техник персоналы бу мәсьәләне генә башкарып чыга алачак, моның өчен кирәкле җиһаз һәм дезинфекция чаралары җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Тәнәфесләр вакытында тиз генә җылы су белән өслекләр (парта, урындыкларны) сөртелергә тиеш. Җиһазны төртеп куеп, идәннәрне юу мәҗбүри түгел - бу эш көн ахырында башкарыла. Тәнәфес вакытында без элемтә мөмкин булган урында: өстәлләр һәм өслекләрне сөртеп алырга тәкъдим итәбез."

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор башлыгы урынбасары шулай ук мәктәпләрдә контактсыз термометрлардан тыш бактерицид лампаларын да урнаштырырга киңәш итте.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading