16+

Балалар Кара диңгез буена да барып ял итә ала

Җәйге лагерьларны быел барыбыз да көтеп ала. Узган ел пандемия шартларында беркем дә теләгәнчә ял итә алмады, дөресрәге, ял базалары укучыларны тулысынча кабул итмәде.

Балалар Кара диңгез буена да барып ял итә ала

Җәйге лагерьларны быел барыбыз да көтеп ала. Узган ел пандемия шартларында беркем дә теләгәнчә ял итә алмады, дөресрәге, ял базалары укучыларны тулысынча кабул итмәде.

Быел исә бар да башкача булачак. Татарстан Президенты Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, быелгы балалар ялларына әзерлек эшләре узган ел ук башланган.

Барлык балалар лагерьлары тикшерелгән. Укучылардан гаризалар кабул ителгән. Ял итү урыннары һәм юнәлешләре төрле. Патриотик, спорт, туган якны өйрәнү, милли мәдәният, туган телгә, халыклар дуслыгына багышланганнары да бар. Мәктәп яны лагерьларыннан башлап палаткалы, санатор-курорт шартларында узучы, стационар лагерьлар каникуллар дәвамында эшләчәк. Мәсәлән, 35 палаткалы ял базасында 11 мең 856 бала ял итәчәк. 118 җәйге тематик лагерьларда 91 мең 663 укучы булачак. Мәсәлән, Яшел Үзәндә яңартылган “Мирас” лагеры халыклар дуслыгы һәм туган телләрне үстерү юнәлешендә эшләячәк. Укучылар белән барлыгы 7 мең вожатый эшләр дип көтелә.

Быел узган елдан аермалы буларак балалар Кара диңгез буена да барып ял итә ала. 3220 укучы Краснодар өлкәсендә һәм Кырым республикасында балалар сәламәтләндерү лагерьларында булачак. Биш лагерьның берсе Кырымда урнашкан. Ул 4 июньнән Татарстанның 192 укучыны кабул итә. Икенче сменага 478 укучы 13 июньнән кузгалачак. Нигездә алар Анапа шәһәрендә урнашкан балалар сәламәтләндерү базаларын ял итәчәк. Шулай ук олимпиада, федераль бәйгеләр аша җиңүчеләрне Артек, Орленок үзенә көтә. Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, быел барлыгы 183 мең 604 баланы ял иттерү планлаштырыла. Быел бюджеттан да 49 млнга күбрәк чыгымнар тотылган. Барлыгы Татарстан казнасыннан 1656,1 млн сум акчалар балаларның җәйге ялы өчен бүлеп бирелгән.

Шунысын да искәртик: Россия Президенты Владимир Путин да балалы гаиләләрне социаль яклау мәсьәләсенә үз юлламасында зур игътибар бирде.

Фото: "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading