Соңгы елларда халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар арткандыр төсле тоела. Без дә үзебезнең бакчада балаларны халкыбызның театр эшчәнлеге белән таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп тоябыз.
Театр аша балалар күңеленә дуслык, ярдәмләшү, үз максатына ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары салырга тырышабыз. Төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тудырып кына калмыйбыз, бу милләтләргә карата дуслык хисләре дә уятабыз. Балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбиялибез.
Театраль эшчәнлек – бала иҗатының иң киң таралган бер төре. Образга кереп, бала төрле рольләрдә уйный. Бу аның кызыксынуын, сәләтен һәм мөмкинлекләрен үстерә. Бала яңа белемнәр алырга ашкына, ә бу үз чиратында киләчәктә аңа максатына ирешергә ярдәм итә.
Әсәрләрне, әкиятләрне сәхнәләштерүдә катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә-юнь белән таныша, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Театраль педагогика ысулларын куллану балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сѳйләм чисталыгын, үзләренең тавышлары белән идарә итү мѳмкинлекләрен, хезмәт сөючәнлекне үстерергә, шулай ук коллективта үз-үзләрен тотарга, кыюсызлыкны җиңәргә булыша.
Кечкенә генә спектакльдә катнашса да, бала үзен иркен тота башлый, аралашу күнекмәләрен үзләштерә, сѳйләм телен үстерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы гына түгел, үз-үзенә ышанычы да арта.
Бакчабыз рус телле булып саналса да, балаларыбыз татарча сөйләшергә ярата һәм спектакльләрне дә татар телендә сәхнәләштерәләр. Аларга кызык булсын өчен, театрның төрле алымнарын кулланабыз: кашык театры, бармак театры, курчак театры...
Үзебез сәхнәләштергән әсәрләр белән конкурсларда катнашабыз. Балаларыбызга конкурсларда катнашу, бигрәк тә җиңүләр ошый. Театрыбызны оештыруга, аның өчен кирәкле җиһаз, киемнәрне, битлекләрне әзерләүгә тәрбиячеләр, әти-әниләр дә зур өлеш кертә. Тырышлыклары бушка китми, әти-әниләр үз чиратларында, баласының оста чыгыш ясавын күреп, сабыйлары өчен бик куаналар.
Балачакның кешенең бөтен тормышына нигез булып торуын, тормышының алдагы үр-баскычлары, аның уңыш һәм уңышсызлыклары шушы нигезгә бәйле булуын без бер генә минутка да исебездән чыгармыйбыз.
Бөек галим, мәгърифәтче, язучы, тарихчы Ризаэддин Фәхреддин: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән фикерен юкка гына язып калдырмаган.
Киләчәктә дә без үз бакчабызда сөйләм телен үстереп, театр эшчәнлегебезне дәвам итеп, балаларыбызны да, аларның әти-әниләрен дә сөендерәбез дип уйлыйм.
Зөлфия Сираҗиева,
Казан шәһәренең 199нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар