16+

Балалар ялы өчен кэшбэк эшли башлаячак

Быел ата-аналар түләгән өлеш кэшбэк буларак кире кайтырга да мөмкин.

Балалар ялы өчен кэшбэк эшли башлаячак

Быел ата-аналар түләгән өлеш кэшбэк буларак кире кайтырга да мөмкин.

Моның өчен аерым шартларны үтәргә кирәк булачак. Мәсәлән, балаларның җәйге яллары өчен “Мир” картасы аша онлайн түләргә кирәк булачак. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә лагерьга түләгәннең 50 проценты кире кайтачак. 7 республика, 16 муниципаль һәм оешмалар каршындагы 15 лагерь белән туристик оешмалар килешү төзегән инде. Әлеге исемлеккә кертелгән балалар лагерьлары Ростуризм аша федераль ял һәм сәламәтләндерү реестрына кертелгән. 5 көн дәвамында акчалар кире кайта (20 меңнән дә күбрәк түгел). Алдан түләп куйганнар бу акчаларны 15 июньнән соң ала ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading