16+

Балаларга акча бирергә ярыймы?

Балалар психологы Галия Гыймадиева:

Балалар психологы Галия Гыймадиева:

– Үзенең керем-чыгымнарын санар яшькә җиткәч, балага акча бирә башларга ярый һәм бирергә кирәк. Кесә акчасы – баланы финанс грамоталылыгына өйрәтүнең иң яхшы ысулы. Аның үз акчасын үзе тотарга, куанырга, ялгышырга хакы бар, чөнки кеше хатасында тәҗрибә туплап булмый. Баланың үз акчасына сәламәтлеге өчен зыянлы булган әйберләрне сатып алуны гына тыярга мөмкин. Балага өй җыештырган, яхшы укыган өчен һәм тәртипле булган өчен акча бирергә ярамый! Кемне дә булса кушып эшләтерлек көндәлек булмаган эшләр өчен акча түләргә ярый, мәсәлән, машинагызны юдырткан өчен акча түләү кирәк.
Бер бирә башлагач, кесә акчасын бирмәүне балага җәза буларак куллану ярамый. Әти-әнисенең хезмәт хакына карап, баланың стабиль рәвештә керә торган акчасы булырга тиеш. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә аларга бүләк ителгән акчаны да аларның үзләрендә калдырырга кирәк. Әгәр бик кирәк булып алсагыз да, балагызга кире кайтарырга онытмагыз!
Мин алты яшьлек улыма һәр атна ахырында 20 сум акча бирә башладым. Бу бик аз тоелса да, күпмедер вакыт узганнан соң, хәйран гына сумма җыелды. Бала, бердән, акча санарга өйрәнсә, икенчедән, аны тотарга өйрәнеп килә. Ә бу безгә гомер буе кирәк әйберләрнең берседер.


Фото: Kolobok.ua

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X