16+

"Балаларга тәлинкә төбендә, кашык кырыенда калганы гына эләгә..."

Айгөл Султеева – ике малай әнисе. Күп әниләр кебек декрет ялында күңеленә хуш килгән шөгыль тапкан. Ул Бельгия шоколадыннан матурлык тудыра – чәчәк бәйләмнәре, мандариннар, открыткалар, сыннар (мәсәлән, аю, болан), пилмәннәр һәм эскимолар ясый.

"Балаларга тәлинкә төбендә, кашык кырыенда калганы гына эләгә..."

Айгөл Султеева – ике малай әнисе. Күп әниләр кебек декрет ялында күңеленә хуш килгән шөгыль тапкан. Ул Бельгия шоколадыннан матурлык тудыра – чәчәк бәйләмнәре, мандариннар, открыткалар, сыннар (мәсәлән, аю, болан), пилмәннәр һәм эскимолар ясый.

Хәзерге вакытта тагын бер идеяне тормышка ашырырга алынган: шоколад чүлмәге эченә торт урнаштырып, өстенә шоколадтан ясалган чәчәкләр куймакчы. 

– Айгөл, шоколадтан матурлык тудыру уе ничек барлыкка килде?
– Бу хәл әниләр көне алдыннан булды. Әниемә, каенанама гадәти булмаган нинди бүләк бирим икән дип уйландым. Үз кулларым белән ясалган әйберләр биреп якыннарымны сөендерергә яратам. Шоколадка хәрефләр төшереп, шулардан матур сүз җыеп, әниләрне сөендердем. 

– Бу эшкә ничек өйрәндең?
– Ютубта видеолар буа буарлык, җаның теләгән һөнәргә рәхәтләнеп өйрәнергә мөмкин. Теләгең генә булсын. Әллә бу эш бик җайлы, әллә үземнең кулым ятып торганга, тиз отып алдым. Барысы да диярлек беренче тапкырдан ук уңышлы килеп чыкты.

– Заказлар киләме?
– Аз-азлап булса да килә, шөкер. Күбрәк зур бәйрәмнәргә сорыйлар инде. Тиздән менә Әниләр көне җитә. Хәзер шул бәйрәмгә бүләкләр әзерлим. Туган көн, Яңа ел, 8 Март, 23 февраль, Гашыйклар көне алдыннан халык активлашып ала.

– Син ясаган шоколадлар кибетнекеннән аерыламы?
– Әлбәттә, аерыла. Тәме буенча да, үзенең составы буенча да. Ул күпкә сыйфатлырак, яхшырак, чын шоколад. Кибетнекендә барыбер ниндидер кушылмалар була. Ә өйдә ясала торганы – чиста шоколад. 

– Андый матурлыкны ашарга кызганыч бит...
– Шулай шул. Бигрәк тә чәчәкләр булса. Чәчәк бәйләмнәрен алучылар сокланып туймый, ашарга кызганыч, диләр. Мин аларга әкренләп ашарга киңәш итәм. Шоколад эшләнмәләренең тере чәчәкләрдән өстен ягы шунда – бүлмә температурасында ике ай саклана ала. 

- Туганнарыңа да бүләк итәсеңме?
– Барлык туганнарга ясаган әйберләремне таратып бетердем: кемгә эскимо, кемгә чәчәкләр, кайсысына хәрефләр. Барысына да эләкте, барысы да сөенде. Балаларның ничек куанганын әйтеп тормасам да күз алдына китерәсездер. 

– Үз балаларың өчен дә ясыйсыңмы?
- Кайбер бәйрәмнәргә генә, гел түгел. Аларга тәлинкә төбендә, кашык кырыенда калганы гына эләгә. Иремә дә шулай ук. Ул бу хәлгә аңлап, көлеп карый. Балалар шоколад ясаганда һәрвакыт: “Ә безгә әз генә каламы? Бераз бирәсеңме?” – дип сорыйлар. 

– Син тортлар да пешерәсең бит әле. Бу эшеңне дәвам итәсеңме?
– Хәзер сирәк кенә ясыйм. Таныш-белешләргә, дусларга, туганнарга. Күбрәк шоколад белән мавыгам. Торт бик мәшәкатьле. Бер тортны ясау өчен берничә көнеңнең вакытын бүлеп бирергә кирәк. Ул җиңел булып тоела гына. Чынлыкта, озак процесс. Беренче көнне – бисквит камырын, икенче көнне эчлеген ясыйсың. Аннары сылыйсың. Торт суыткычта күпмедер вакыт торырга тиеш. Шуннан соң гына бизәүгә күчәсең. Шуңа күрә әлеге эш соңгы вакытта арткы планга чигенде.
Иң мөһиме, эшең күңелеңә хуш килә торган булсын. Шул очракта гына үзеңне бәхетле тоясың, башкаларны да сөендерә аласың.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading