16+

Балаларны әби-бабайлардан аералар. Дөресме бу?

“Хәзерге вакытта әби-бабайларга ышанычнамә (доверенность) бирү тәртибе бик үк дөрес түгел. Шуңа бәйле рәвештә, Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү таләп ителә...”. Баланы әби-бабай тәрбиясенә генә калдыру дөрес түгел, диючеләр бар икән.

Балаларны әби-бабайлардан аералар. Дөресме бу?

“Хәзерге вакытта әби-бабайларга ышанычнамә (доверенность) бирү тәртибе бик үк дөрес түгел. Шуңа бәйле рәвештә, Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү таләп ителә...”. Баланы әби-бабай тәрбиясенә генә калдыру дөрес түгел, диючеләр бар икән.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык кануннарын кодификацияләү һәм камилләштерү Советы әгъзалары фикере бу. Совет әгъзалары мөрәҗәгатьне Россия Югары судына юллаган. Аның асылы нидән гыйбарәт соң?

Хәзерге вакытта, канун нигезендә, балалар әби-бабай белән аралашырга хокуклы. Әмма алар арасында туганлыкны раслау өчен нотариус пичәте суккан документ булырга тиеш.

Менә бит нинди заманалар китте! Гомергә татар халкы гаиләсендә берничә буын яшәгән. Шул исәптән, әби белән бабай да. Әби-бабай тәрбиясе алган кешегә бернинди резюме да, бәяләмә дә кирәкми. Аның тәрбияле булуы атлап йөрүеннән үк күренә, ләбаса! “Әби белән үскән!”: менә синең резюмең! Бетте-китте!
Хәзер нәрсә? Баланы әби-бабай бакчадан яисә мәктәптән барып алырга хокуклы түгел. Бала хастахнәгә эләгеп, дәваларга туры килсә дә, әти-әни имзасыннан башка, әби яисә бабай рөхсәте белән генә, баланы дәваламаячаклар. Монда да пичәтле кәгазь кирәк! Аллаһ сакласын, тормышта бит төрле хәлләр була! Җәй буе бала-чага авылда, дәү әни-дәү әтисе янында уздыра. Шул вакытта бер-бер хәл булып, балага дәваланырга барыга туры килсә? Ялга киткәндә, яисә вахта белән эшләгәндә дә балаларны карарга әлеге дә баягы әбигә кладырабыз бит инде! Әбиләре шәһәр җирендә яшәгәннәргә беләсезме ничек кызыгам кайчагында?! Ә канун тарафыннан, баланы әбигә калдырып, ялга киткән әти-әни балаларны гомумән дә ташлап калдырган санала.

Боларның барысын да исәпкә алып, депутаталар Дәүләт Думасына канун проекты тәкъдим иткән. Аның нигезендә, Гаилә кодексына кертелергә тиешле үзгәрешләр ята. Үзгәрешләр кабул ителгән очракта, бала әби-бабай белән аралашырга гына түгел, ә алар белән бергә (бу очракта вакытлыча яшәү турында сүз бара – Авт.) яшәргә дә хокуклы булачак.

Гаилә психологы Әхмәрова Гөлия бу уңайдан үз фикерен җиткерде.
– Әлбәттә, әби белән бабайның оныклары белән аралашуы, аларның оныкларны тәрбияләүдә өлешләрен кертүе – кирәкле нәрсә. Монда берничә момент бар. Психологияне ислам күзлеге аша өйрәнәм. Ислам һәрнәрсәдә урталыкны таләп итә. Бу ситуациядә дә шулай ук: баланы бөтенләй әби-бабай тәрбиясенә дә калдыру дөрес түгел. Мәсәлән, кайсы ата-аналар көннәр буе үзләре эштә булып, балаларын атна буена әби-бабайга калдыра. Бу дөрес нәрсә түгел, әлбәттә. Олыларга да бу авыр, балалар белән әти-әниләре мөнәсәбәте өчен дә киләчәктә яхшы роль уйнамас. Баланы тәрбияләү буенча җаваплылык ата-анада.
Һәм шулай ук балалар әби-бабайлар белән аралашмыйча үсү дә дөрес түгел. Аллаһ Тәгалә кешене шулай яраткан, ул туганлык мөнәсәбәтләрен күреп, өйрәнеп үсергә тиеш, үскәч үзенең олы әти-әнисенә дөрес мөнәсәбәт күрсәтү өчен.

Шуны да әйтергә кирәк, әби-бабай оныклар белән аралашканда әти-әнинең авторитетын төшермәскә тиешләр.

Әби-бабайлар дөньяны күргән, акыллырак, алар оныкларга да йомшаграк, акыллы киңәшләрен дә бирәләр, вакытлары да күбрәк (әгәр пенсиядә булсалар инде) һәм бу оныкларга бик уңайлы тәэсир итә. Әби-бабай белән аралашып үскән балалар эмоциональ яктан акыллырак була. Әти-әнинең тәрбиягә вакыты азрак, әлбәттә. Һәм шунда әби белән бабай үзләренең өлешләрен кертәлсә – бу бик әйбәт инде.

Артык иркә булулары мөмкин дигәнгә – балаларга ярату аз булмый, яратылып үскән бала бу дөньяда үзен кирәкле дип, аны яраталар дигән хис белән үсә. Бу очракта баланың психологиясе дөрес формалаша, ул үз-үзенә ышана, төрле сфераларда үзенең мөмкинлекләрен күрсәтергә оялмый, курыкмый.

Людмила Петрановская дигән күпләргә таныш психолог, күп китаплар авторы "Тайная опора: привязанность в жизни ребёнка” дигән китабында шул турыда сөйли. Һәр бала ата-анага күренмәс бәйләнеш белән туа, бу бәйләнешне югалтмаса, бала психик яктан дөрес һәм яхшы формалаша. Шунда ул “деревня привязанностей” дигән аңлатма турында әйтеп китә. Бу инде баланың ата-анадан кала әби-бабасына, апаларына, абыйларына булган психик бәйләнеш турында бара. Күпме бу “авыл” зуррак, шулкадәр баланы тәрбияләү җиңелрәк һәм бала өчен дә файдалырак дип аңлата.

Үземнең бала чак искә төште. Өйдә каз бәпкәләрен саклау өчен җаваплы идем. Каргалар, тилгәннәр, этләр тимәсен, кая да китеп югалмасыннар дип көне буе саклыйсың. Казларны йөзләп ала идек. Шулай беркөнне бала-чага уйный-уйный, каз бәпкәләре турында онытып җибәргәнбез. Минем каз көтүенең яртысы юкка чыккан. Әби-бабай бездән ике йорт аша гына яши иде. Елыйм, әти-әнидән куркып, өйгә кайтмыйм, әбиләргә кердем. Әби Аллаһ Тәгаләдән табылуларын сорап дога укый, бабай китте авыл буйлап эзли, мин һаман елыйм. Менә шулай утыра торгач, бабай табып кайткан бит! Киткәннәр-киткәннәр чирәм йолкып, урам башындагы кибет ишегалдына килеп җиткәннәр. И шатланганым шунда! Аннан ни булганын хәтерләмим, әби җайлагандыр инде әнидән эләкмәсен өчен. Әбинең тәмле йомшак юкалары бик сагындыра. Әби белән бабай безне, оныкларын, бик нык ярата иде, һәрвакыт безнең өчен кайгырып, шатланып яшәделәр. Аларның әйткән сүзләрен, киңәшләрен, җылы карашларын һәрвакыт искә алам, сагынам.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading