Бала тапканчы артык төгәллек яратучы, кайчак кырыслык күрсәтүче кеше идем. Ирем үземнән күпкә өлкәнрәк, акыллы кеше. Йөклелек чорында күтәреп кенә йөртте. Беренче сабыебыз бик көтелгән иде. Бала тапканчы ук, бөтен кирәк-яракларны ирем белән бергә алып, урнаштырдык. Әмма бала туып берничә көн узгач, миндә күңел төшенкелеге, өметсезлек, эч пошу кебек тискәре кичереш һәм хисләр пәйда булды...
Сабыйны карау, юындыру, имезү проблемага әйләнде. Җитмәсә, бала туктаусыз елый да елый. Алганны, куйганны белми. “Эче авырта, бераздан бетәр”, – диде табиб. Кайчак иртәнге алтыда торам да, йокысызлыктан кып-кызыл булган күзләрем белән тәрәзәгә карап утырам, ашыгып эшкә баручы кешеләргә карап көнләшәм. Иремне күрә алмаска әйләндем. Аңа нәрсә, чыга да китә эшенә, көне буе рәхәтләнеп йөри. Кайткач, ашый-эчә дә, кәнәфиенә менеп кунаклый. Бала карауда ярдәм ит, дип тә әйтеп карадым. Арыдым, дип кенә җавап кайтара. Беркайдан да ярдәм юк, каенанамның бер сүзе бар: «Синнән генә калмаган, бөтенесе шулай яши инде».
Баланы кабул итә алмавым һәм яратмавым турында аларга ничек сөйләргә, аңлатырга соң? Әйе, мин баланы ашатам, эчертәм, киендерәм, ләкин моны кирәк булганга гына эшлим. Ә соңыннан бу тормыштан тую хисе барлыкка килде.
Бөтен борчуларымны дустыма сөйләгәч, ул мине психологка мөрәҗәгать итәргә күндерде. Булышыр микән?
Яңа гына бала тапкан ана төшенкелеккә бирелеп, үз баласын күрә алмаса, нишләргә?
Психолог Гүзәл Хисмәтуллина фикеренчә, яңа туган сабыеңны күрә алмау һәм аңа карата тискәре хис-кичерешләрнең сәбәбен эзләргә кирәк. Шуннан соң чарасын күрергә дә була.
– Бала тапкан яшь аналарның 10-15 проценты күңел төшенкелеге, депрессиядән интегә, – ди Гүзәл. – Бу халәтне еш кына вакытында ачыклый алмыйлар, ә хатын-кызның тирә-янындагылар: “Баланы карап өлгерә алмыйсың, шуңа ачуланасың”, – дип ярдәм итәр урында яшь ананы үзләре үк упкынга этәрә. Хатын үз проблемалары каршында берүзе кала.
Күңел төшенкелеге бала тапканнан соң беренче 6 атна дәвамында, кагыйдә буларак, 2-3 көндә барлыкка килә. Әлеге халәт кимендә ике атна дәвам итә һәм кайчак бер елга да сузылырга мөмкин.
Бала туу белән эш-мәшәкать арта, элекке гадәтләребез юкка чыга, хәзер инде озаклап кибетләрдә, дус-иптәшләрең белән кинога йөрүләр юкка чыга һәм һәркем дә яңа тормыш ритмына тиз генә җайлаша алмый. Гадәттә, гаиләдә бала тәрбияләү хатын-кыз җилкәсенә төшә, кагыйдә буларак, нәкъ менә ана роле үз-үзеңне корбан итүне таләп итә. Бу чор мәңгелек булмаса да, бала үсә барган саен, яңадан-яңа башка төр сораулар, мәшәкатьләр барлыкка килә, ә әниләрнең үзләренең ихтыяҗлары арткы планда кала. Әмма үзегезгә бәйрәм ясап алырга онытмагыз, бер сәгатькә булса да баланы әтисе, дәү әнисенә калдырып, дустыгыз белән кафега барыгыз, яисә тынлыкта калып кайнар чәй эчеп, ял итеп алыгыз, яраткан китабыгызны укыгыз. Кечкенә генә шатлык та күпме көч-куәт өстиячәк.
Ана булу ул әлеге өегездә бикләнеп утыру дигәнне аңлатмый. Ул очракта, үз эчегезгә йомылачаксыз һәм бөтен ачуыгызны бер гаепсез баладан алачаксыз.
Яшь гаиләдә сабый туу ир белән хатын өчен зур сынау да. Гадәттә, кеше ялгызы гына калып уйланырга, план корырга ярата. Бала дөньяга килгәч, кайбер әти-әниләр, бигрәк тә әниләр, бу мөмкинлектән мәхрүм ителә, чөнки алар артыннан “тагылган койрык” йөри. Кайвакыт хәтта бәдрәфкә дә үзләре генә керә алмый алар!
– Яшь ананың туганнарына нинди киңәш бирер идегез?
– Яшь әнигә ярдәм итәргә телисез икән, аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итегез, аның үзеннән, нинди ярдәм кирәк, дип сорагыз. Ул сезнең кайгыртучанлыгыгызны тойсын.
Бала белән урамда, саф һавада йөреп керергә мөмкин. Шулай да бала тәрбияләүдә яшь әнинең төп бурычларын үз өстегезгә алмагыз, чөнки бу очракта ана белән бала арасында бәйләнеш югалачак. Әни үзенең баласы белән никадәр тыгыз бәйләнештә булса, шул кадәр кулайрак. Кирәксә дә кирәкмәсә дә киңәшләр биреп тә азапламаска кирәк. Менә шул очракта депрессия барлыкка килү куркынычы азрак булачак.
– Әнисенең күңел халәте сабыйга да тәэсир итми калмыйдыр...
– Депрессиягә бирелгән ана – эмоциональ яктан үле кеше. Ул баласына бернинди җылылык, тәрбия, ярату бирә алмый. Кайвакыт кешеләр депрессиядә еллар буе яши. Бала үсә һәм әнисенең читләшүен, үзен кабул итмәвен яки аның битараф йөзен күрә икән, бала үсешендә дә бу бик начар йогынты ясаячак.
Гаиләдә матурлыкны күреп, яратуны тоеп үсмәгән бала киләчәктә үзе башкаларны сөяр, хөрмәт итә алыр микән соң? Нәкь менә әнидән балага кеше өчен иң мөһим булган мәрхәмәтлелек, әдәплелек кебек сыйфатлар күчә, бала матурлыкны күрергә өйрәнә.
Комментарийлар
0
0
Ничек булсада тузэргэ. Аллахыга сыен. Хэр нэрсэне Аллахы уз урынына куя. Яшь чакта утэ ул. Олыгайгач авыр булмасын. Ирлэр шундыйлар алар, барысыда тугелдер бэлкем. Ойдэ бала карап утырган ирне узендэ яратмаячаксын. Ул ирне Аллахы сина биргэн. Димэк сина шул кирэккэн. Аллахыга каршы барма. Барысыда яхшы булыр. Кеше сонауларны утэргэ тиеш. Сонаулар югалтуларсыз булсын.
0
0
0
0
Миндэ дэ шул ук хэл булды, бала "мишэйт"итте ,коне-тоне акырды, бу хэл 40 конгэ барды, зато аннан сон ин кадерлегэ эйлэнде балам, утэ ул период, хэзер биииик яратам
0
0
1
0
Хэзер тотындылар инде яшьлэр, бер берсеннэн куреп, ишетеп депрессия дип. Караучын булмаса, или элек энилэре безне караган нар ничэ баланы, укырга чапканнар. Шулай ук без дэ ничэ бала утереп депрессия дигэн эйбер не белмэдем. Эглэдек тэ, балалар да карадык. Йокы туцмый инде. Хэзер яшьлэр гэ балалар белэн бергэ ятып йокларга була. Куп эш кулдан тоште техника эшли, кайнар сулар бар Аллах ка шокерТагы ни кирэк. АЛЛАХ ТАН КУРКЫГЫЗ, ШОКЕР ИТЕП ЯШЭГЕЗ.
0
0