16+

Балан бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Башта 3-4 аш кашыгы майонезны 1,5 чәй кашыгы күперткеч (разрыхлитель) белән бутап куям.

Балан бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Башта 3-4 аш кашыгы майонезны 1,5 чәй кашыгы күперткеч (разрыхлитель) белән бутап куям.

10-15 минут дигәндә, ул матур гына булып күтәрелеп менә. Ул арада 1 кап йомшарган ак майның дүрттән бер өлешен, 2-3 аш кашыгы шикәр комы салып, газ өстенә эретергә утыртам. Ул суынгач, майонез өстенә салам. Шуннан 1 йомырка туглап кушам, калган йомшарган ак майны да шунда салам һәм камыр басам. Камыр әзер булуга, зуррак өлешен табага җәеп салам, бәләкәйрәген капкачка калдырам (ул әзрәк ертылыбрак та китүчән, курыкмагыз, кул белән тигезләп кенә куегыз).
Эчлеген болай ясыйм: баланны, алдан пешереп, банкаларга салып, суыткычка алып куям. Балан бәлеше пешерәсе көнне аны иртән үк җылынырга алам да, шуның өстенә зур кыргычтан уылган 2-3 алма, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 аш кашыгы манный ярмасы салып, яхшылап бутап, камыр өстенә салам. Аннан бәләкәйрәк җәймәне өстенә ябып, читләрен матурлап бөгәм һәм 40 минутка духовкага озатам. Искәрмә: балан бәлешен мин артык кызу итеп пешермим, миңа камырның аксыл-сары төстәгесе ныграк ошый. Шулай тәмлерәк тә була.
Венера МӘҖИТОВА, Башкортстан

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading