Шәһри Казан

Баланың башка дин кешесе белән кавышуын ничек кабул итәргә?

Балаң башка дин кешесе белән кавышырга теләсә, нишләргә? Катнаш никахның киләчәге бармы? Алар бәхетле булырмы? Бу никахка каршы килү дөресме, әллә инде хәер-фатыйханы бирергәме?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Туганлык җепләре дигәч, күз алдына мул, зур табыннар, җырлы-биюле кичләр килеп баса. Әмма тормыш җыр-биюдән генә тормый шул. Татар халкының элек-электән үз традицияләре булган, милли йолаларга туры китереп туйлары узган. Үз милләт кешесе белән парлашу закон кебек булган. Тик элекке заманнарда ук катнаш никахлар еш очраган. Ә бүген инде катнаш никах безнең өчен сәер күренеш түгел.

Реклама

Кыз яисә ир баланың сайлаган парына каршы киләсең икән, аның күңеленә авыр яра салачаксың. Һәм аны гомер буе бәхетсез итәргә мөмкинсең. Балага корсакта чакта ук дини тәрбия бирергә кирәк. Ә инде баланы шәригать кануннары буенча тәрбияләп тә, ул башка дин вәкиленә гашыйк булып, никахлашырга тели икән, киңәшем шул – каршы килмәскә, кабул итәргә! Үзең теләгән, яисә үзең булдырмаган тормышны, үз хыялларыңны балаңа көчләп такмагыз. Ата-ана баласын хаталардан саклап калырга тели, психологик моментлар куллана. Бу дөрес түгел! Һәркемнең үз юлы, үзе ясыйсы хаталары бар, шулар аша кеше тормыш тәҗрибәсе туплый. Киңәшне бирергә кирәк, әмма акыллы итеп. 

Барыбыз да Аллаһы Тәгалә балалары, шуны онытмыйк. Аның рөхсәтеннән башка яфрак та селкенми. Бәхетле булыгыз!" - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: