16+

Баланың иммунитетын күтәрү өчен КИҢӘШЛӘР

Педиатр Динә Сабитова киңәшләре:

Педиатр Динә Сабитова киңәшләре:

Дөрес тукланырга кирәк. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Инглизләрнең мәгънәле бер мәкальләре бар: көн саен бер алма ашасаң, авырмыйсың, диләр. Бу алманың үз бакчаңда үскәне яхшырак. Продуктның экологик яктан чиста булуына да игътибар итәргә киңәш итәм. Сәламәтлекне ныгытуда гөлҗимеш бик файдалы.
Кулны ешрак юарга, саф һавада күбрәк булырга, бүлмәне җилләтеп торырга кирәк.

ОРВИ вакытларында баланы кеше күп йөри торган урыннарга алып бармаска, күңел ачу чараларыннан тыелып торырга кирәк.
Шунысын да онытмагыз: бала өчен иң яхшы педиатр – ул аның әнисе. Төрле табиблар төрле фикерләр әйтә, җитмәсә, әбиләр, танышлар үзе белгәннәрне өсти, аннары баланы дәвалаганда кайсы ысулны кулланыйм икән дип аптырыйсың. Үзем дә ике бала анасы буларак, киңәшем шул: барысын тыңлаганнан соң, дөрес нәтиҗә ясагыз. Әни буларак балагызга туры килгән, күңел кушкан алымны файдаланыгыз. Һәр бала үзенчәлекле. Бары ана кеше генә үз баласын тулысынча аңлый һәм сабыена нәрсә кирәген яхшы белә.

Фото: лев.name

304 еллык стажлы табиблар династиясеннән булган Динә Сабитова турындагы язма монда.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading