16+

Баласы гомере өчен көрәшкән Любовь Насыйбуллина: «Могҗиза булырга тиеш, мин моңа ышанам»

Даринага әле бер генә яшь. Урамда төрле төсләр белән балкып янган утларны, бизәлгән чыршыларны сабый кызыксынып күзәтә.

Баласы гомере өчен көрәшкән Любовь Насыйбуллина: «Могҗиза булырга тиеш, мин моңа ышанам»

Даринага әле бер генә яшь. Урамда төрле төсләр белән балкып янган утларны, бизәлгән чыршыларны сабый кызыксынып күзәтә.

Күңеле сизә – тиздән яңа ел җитә. Кыш бабай да киләчәк, ул Даринага күптән хыялланган бүләген алып килер. Кемдер кыш бабайдан яңа уенчык, телефон, чаңгы, күлмәк сорый, ә Дарина үз куллары белән яңа ел бүләген ачарга, рәхәтләндереп әти-әнисен кочакларга хыяллана.

Әлегә кыз хәрәкәтләнә дә, ихластан елмая да алмый. Туганда имгәнү аркасында үзәк нерв системасына зыян килгән. Кызда балалар церебраль параличы, эпилепсия дә күзәтелә, аны өзлексез дәваларга кирәк.

– Әгәр дә тернәкләнү курслары даими булса, кызымның хәле яхшырырга мөмкин. Балам үзе дә тырыша. Бер яшь тә алты аенда ул аз-азлап елмаерга өйрәнеп килә, уенчыкларны күзәтә, кашыктан ашый. Кызганыч, дәвалану курслары бик кыйммәт тора. Кызымны аякка бастыруда битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорыйм. Үзебез мөмкин булганның барысын да эшлибез, әмма бу гына җитми. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Баламның гомере өчен ахыргача көрәшәчәкмен. Могҗиза булырга тиеш, мин моңа ышанам», – ди кызның әнисе Любовь Насыйбуллина.

Табиблар Даринага Польшадагы тернәкләндерү үзәгенә һәм Чехиядәге клиникага мөрәҗәгать итеп карарга киңәш иткәннәр. Анда дәвалану 324 мең сумны тәшкил итә. Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр редакциябезгә мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X