– Берәү фатир сатып алырга тели ди. Милекчеләр арасында балигъ булмаган бала да булуы ачыкланса нишләргә?
– Россия Федерациясенең Гаилә кодексы (65нче маддә, 1нче пункт), Гражданнар кодексы (169нчы маддә) нигезендә балаларның мәнфәгатьләрен исәпкә алынмый төзелгән килешү дөрес булып саналмый. Опека органнары рөхсәтеннән башка башкарылган килешүне өзәргә дә була.
– Балигъ булмаган бала исеменә торак сатып алырга уйласаң да опека органнарыннан рөхсәт кирәкме?
– Юк, балага милекне бүләк иткәндә, сатып алганда әлеге рөхсәттән башка да була. Чөнки бу очракта баланың милкенә зыян килми, аның яшәү шартлары начарланмый.
– Төрле хәлләр була. Әйтик, балигъ булмаган бала әти-әнисеннән аерым яшәргә хыяллана һәм торактагы үз өлешен сатарга тели, ди? Бу очракта закон кем яклы?
– 14тән 18 яшькәчә үсмер әти-әнисе, опекуны рөхсәтеннән башка өлешен сатуга килешү төзегән икән, Гражданнар кодексы буенча, ул дөрес булып саналмый. Бу очракта, Гражданнар кодексының 171нче маддәсе нигезендә, үсмердән милек сатып алган кеше аны кире кайтарырга яки шул торакның суммасын түләргә тиеш.
Комментарийлар