16+

Балконда шәһәр һавасы сулаталар: Казан фатирында чебеш үскәнен күргәнең бармы?

Балалар бит йомырканы ашау өчен дип кенә белә. Хәзер алар шуннан билгеле бер шартларда тормыш яралганын күрде. Бәләкәй чебешләрнең исе генә дә ни тора бит! Инкубаторга йомыркаларны урнаштырып, температурасын көйләделәр....

Балконда шәһәр һавасы сулаталар: Казан фатирында чебеш үскәнен күргәнең бармы?

Балалар бит йомырканы ашау өчен дип кенә белә. Хәзер алар шуннан билгеле бер шартларда тормыш яралганын күрде. Бәләкәй чебешләрнең исе генә дә ни тора бит! Инкубаторга йомыркаларны урнаштырып, температурасын көйләделәр....

«Улларымның да үземнең балачактагы кебек матур хатирәләре күп булуын телим”, – ди Казан егете Фаил Шаяхмәтов.

Хатирәләрен яңартып, сүзен тагын да дәвам итә.
– Дәү әни белән тавык янында йөргәннәремне аеруча сагындым. Тавыкны күтәреп, асларын йомшарта идек. Йомыркаларны өйгә алып кереп, ут яктысында бушмы, чебилеме икәнен тикшерә идек, – дип искә ала ул балачагын.

Тормыш артыннан куып, без шундый кадерле вакытларның ничек тиз узганын аңламый да калабыз. Авылны сагынабыз, дип шәһәрдә елап ятабыз. Әле аның беткәненә борчылган да булабыз... Балалар хезмәтнең нәрсә икәнен белми, бер нәрсә эшләмичә телефонда утыра, тавык белән әтәчне, сыер белән үгезне аермаслар инде, дип борчылабыз. Тагын шул җавапсыз кала торган бер сорау килеп баса. Ә кем гаепле соң?

Казан шәһәрендә туган, шунда үскән, ара-тирә дәү әни янына авылга кайткан шәһәр егете бүген күп катлы йортларның берсендә инкубаторда чебешләр чыгарып, балалары өчен мәңге истә калырлык балачак мизгелләре бүләк иткән. Гаеплене дә эзләп утырмаган, вакыт юклыктан да зарланмаган. Инкубаторын да, йомыркаларын да алган. Безгә җитми торган вакытны да, теләкне дә тапкан. 

Ә йомыркалар гади генә түгел: 63 йомырка арасында “Араукана”, “Ухейилюй”, “Кохинхин” кебек токымлылары да бар. Шуларның 33еннән чеби чыккан. 
– Балалар бит йомырканы ашау өчен дип кенә белә. Хәзер алар шуннан билгеле бер шартларда тормыш яралганын күрде. Бәләкәй чебешләрнең исе генә дә ни тора бит! Инкубаторга йомыркаларны урнаштырып, температурасын көйләделәр. Ахырга таба йомырканың селкенгәнен күзәттеләр, бер-бер артлы чебешләр чыкканга сөенделәр. Сүз дә юк, китаптан укып, телевизордан карарга да мөмкин. Әмма үз күзләрең белән күрүне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый, – ди әти кеше.

Йомры йомгак кебек чебешләрнең кайда яшәячәге белән дә кызыксындым. Бер атна фатирда торган алар. Балконга шәһәр һавасы суларга чыкканнар. Кичен камин җылысына җылынып йоклаганнар. Төрле боткалар, йомырка, яшел чирәм ашаганнар. Әле шәһәр читендә урнашкан бакчага да барып кунак булганнар. Ләкин ничек кенә булмасын, йорт хайваннары яшел чирәм ашап, җирдә казынып үсәргә тиеш. Шуңа күрә Фаил аларны авылга – туганнарына җибәргән. Шалтыратып хәлләрен белешеп тора икән. Балаларына да чебешләрнең ничек үскәнен күрү өчен, авылга кайтып йөрербез дип сүз дә биргән.

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading