16+

Балтачта малайлар өчен мөселман пансионаты ачылды

Балтач районы Бөрбаш авылында күптән көтелгән сөенечле вакыйга: 40 балага исәпләнгән малайлар өчен мөселман пансионатын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, пансионат идеясе авторы – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, республикабызның казыят һәм мөхтәсибәт вәкилләре, җирле дин әһелләре катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте.

Мөфти әлеге пансионат киләчәктә милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда зур таяныч булачагына ышаныч белдерде.

Балтач районы Бөрбаш авылында пансионат шушы авылда яшәп эшләүче, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның башлангычы һәм тырышлыгы белән тормышка ашты. 

– Пансионат быелның беренче сентябреннән үз ишекләрен ачты. Ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче ир балаларга исәпләнгән. Сәгать көндезге өчкә кадәр балалар Бөрбаш урта мәктәбендә дөньяви белем ала һәм укудан соң мәчеттә рухи-әхлакый тәрбия дәресләрен үзләштерә, пансионатта аларга яшәү, дәрес әзерләү, киемнәрен чистарту һәм юу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган, – дип сөйләде Җәлил хәзрәт.

Баш казый сүзләренчә, хәзерге вакытта пансионатта 5-8нче сыйныфларда белем алучы 13 бала яши. Араларында Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Казаннан килгән балалар да бар. Беренче чирек барышында алар татар телен үзләштергән. Алга таба мәчеттә дин дәресләре башланачак. Киләчәктә балалар белем үзләштерүне Россия ислам институтында дәвам итә алачак.

Мөселман пансионатында ир балалар шулай ук инглиз, төрек һәм гарәп телләрен, ислам дине нигезләрен дә үзләштерәчәкләр. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы җәмигъ мәчете мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрәчәк. Шулай ук егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Алар татарча көрәш һәм хоккей белән шөгыльләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading