16+

Балтырган – картада

2018 елда Татарстанда Сосновский балтырганын паспортлаштыруны үткәргәннәр.

Балтырган – картада

2018 елда Татарстанда Сосновский балтырганын паспортлаштыруны үткәргәннәр.

Татарстан агросәнәгать геомәгълүмат системасында 250 паспорт ясалган. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюда Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко хәбәр иткән.

– Сосновский балтырганының таралу мәйданчыклары цифрлаштырылды. Татарстан агросәнәгать геомәгълүмат системасы программасында балтырган үскән районнарны күрергә мөмкин. Татарстанның 24 районында балтырганның массакүләм үсү урыннары ачыкланды, – дип сөйләгән ул. 

Елена Прищепенко сүзләренчә, 2011 елдан башлап Татарстанда ел саен Сосновский балтырганы таралуын күзәтәләр. 

– Безнең мәгълүматлар буенча, балтырган биләгән мәйданнар биш тапкыр арткан. Алга таба бу үләнгә каршы чаралар күрелмәсә, аның мәйданы артачак, – ди ул. 

Балтырган иң күп урынны биләгән мәйданнар Арча, Биектау, Питрәч, Балтач, Лаеш районнарында теркәлгән. Казанда да күп. Мисал өчен, Коры елга, Тынычлык бистәсендә, шулай ук Миллениум күпере янында балтырган үсә дигән мәгълүмат бар. 

2012 елда Татарстан территориясендә балтырган 109 гектарга якын мәйданга таралган булган. 2018 елда үлән 536 гектар мәйданны биләгән.
Сүз уңаеннан: Сосновский балтырганы – биек булып үсә торган үлән, кеше тәнен каты пешерә һәм яралар озак төзәлми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшел узэн районында да куп

    Мөһим

    loading