Балык Бистәсе – экологик яктан чиста район буларак, игътибар үзәгендә. Монда зур җитештерү оешмалары юк, әмма туристларны шаккатырырга тырышулары сизелә. Кызыклы гына проектлар да башлаганнар. Кунакларны бирегә тарту ноктасы булып Шумбут авылы тирәсендәге кыргый тыюлык тора.
Туристларның иң зур агымы да шунда. Анда яңадан-яңа үзгәртү эшләре алып барыла. Команда бик көчле, бик кунакчыл коллектив оешкан. Узган ел пандемия булуга карамастан районга 9 мең кеше килә, быел ярты ел эчендә 7 меңгә якын турист булган. Моннан тыш хәләл туризм маршруты көннән-көн активлаша. Дини сәяхәт оештыру буенча эш башланган. Аны районның Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Идәлия Мәхмүтова район мөхтәсибәте, туризм бүлеге белән берлектә алып бара.
– Максатыбыз – мәчетләр эшчәнлеген, мулла-абыстайларның тормышлары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу. Миргазиз Укмасига бәйле тарихны өйрәнү дә үзенчәлекле. Хәләл туризмга районнардагы изге урыннарга сәяхәт итү керә. Үзенчәлекле мәчетләребез бар. Яңавылда Мәрҗани мәчетенең кечкенә күчермәсе рәвешендә салынган иман йортын күрсәтәбез, – дип сөйли Идәлия ханым.
Башлап җибәргәндә иң элек авыллар буйлап сәяхәт итү урыннарын барлыйлар. Берничә тукталыштагы маршрутны өйрәнеп чыгалар. Миргазиз Укмаси, Хәлфә бабай белән бәйле урыннарны ачыклаганда район чигеннән дә чыгалар. Мәсәлән, Укмасиның Сатыш мәдрәсәсе белән бәйләнешен ачыклау өчен Саба районын, изгеләр чишмәсе буенча Теләче районын да колачларга туры килә. Аны районара тур дип тә атап була.
– Кеше хәләл тур белән кызыксына. Районда шулай ук хәләл глэмпинг үзәге ачылды. Бу – яңа формат. Аны өйрәнүчеләр, кызыксынучылар бар. Моннан тыш яр буенда ял итүчеләр күп. Район “Мең дә бер рәхәтлек” программасына да кертелгән. Бу – аерым маршрут, без анда да катнашабыз, – дип сөйли туризм буенча җаваплы белгеч Эльмира Сибгатова.
Эльмира үзе дә бик актив кеше булып чыкты. Республика архив идарәсе үткәргән “Гасырлар авазы” бәйгесендә икенче урынны яулый алар. Оештыручылар Сибгатовлар гаиләсен ел гаиләсе буларак танып, Бөтенроссия бәйгесенә катнашырга чакыралар. Гаиләдә үсеп килүче 3 егет дә кечкенә артистлардан бер дә ким түгел.
– Бөтен гаиләбез белән бу эшкә тартылып киттек. Бигрәк тә район тарихына битараф кала алмыйбыз. Үзебез дә, балалар да Балык Бистәсен бик ярата, – ди Эльмира. Дөрес генә әйткәндә, гаиләләре белән кабат туган якларына әйләнеп кайтканга сөенеп бетә алмыйлар. Бу эшкә күчкәнче, Эльмира мәктәптә дә, “Акчарлак” приютында да, эшләргә өлгерә.
Күптән түгел республиканың көчле хатын-кызларына багышланган фильм төшерергә дип Германиядән киләләр. Документаль фильмны әзерләгәндә Эльмира райондагы үзенчәлекле урыннар белән таныштыра аларны. Республика күләмендә үткәрелә торгане төрле форум кунакларын да кабул итәләр. Мәсәлән, бөтен республика яшьләре Балык Бистәсенә килә. Яшьләр маршрутын төзү өчен өч районны сайлыйлар. Анда Яшел Үзән, Биектау районнары белән беррәттән Балык Бистәсе дә кергән.
Гадәттә Балык Бистәсенә баргач, балык белән кызыксыну барлыкка килә. Исеме-җисеменә туры килсен дигәндәй, без дә шул уңайдан балык хакында белешмичә кала алмадык. Балык Бистәсендә исә Африканың тәмле җәен балыгы белән сыйланырга була икән. Аны биредә махсус үрчетәләр. Туристлар өчен дә кызык. Сафбалыкның тәме дә башка. Аннан балык тәме дә килмәгән кебек, шул ук вакытта иткә көндәш булып тора икән. Өстәвенә бу төр балыкның файдалы үзлекләрен санап бетерлек түгел. Әлеге балыктан төрле ризыклар әзерлиләр. Эльмира Сибгатова әйткәнчә, туристларның кечкенә төркемнәре аны җитештерүдәге үзенчәлекләре белән таныша ала. Балык ризыкларын да сатып алалар.
Район белән таныштыру өчен экскурсияләр үткәрүчеләрне әзерләү буенча эш башланган. Бу эштә, әлбәттә, күпчелек җирлекләрдәге кебек туган якны өйрәнү музее ярдәмгә килә.
Киләсе елга Балык Бистәсе үзенең 95 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бу уңайдан район музеен биналы итү мәсьәләсе дә күтәрелер кебек. Халык сагынып сөйләгән су юлы аша турлар оештыру хыялы да бар. Моның өчен әле зур эшләр башкарырга кирәк. Бу тирәдә әлегә баржалар гына йөри. Тик алга таба зур үзгәрешләр буласына да өмет зур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар