16+

Балыкчы истәлегенә – балыкчылар ярышы

Саба районы Юлбат авылында олы юлдан узганда, Казкаш елгасы янындагы күлдә моңарчы шуның кадәр күп балыкчыларны күргән булмагач, туктамый булдыра алмадык.

Балыкчы истәлегенә – балыкчылар ярышы

Саба районы Юлбат авылында олы юлдан узганда, Казкаш елгасы янындагы күлдә моңарчы шуның кадәр күп балыкчыларны күргән булмагач, туктамый булдыра алмадык.

Баксаң, бүген анда берничә фермер егет 2018 елда фаҗигале төстә вафат булган дуслары - Хафизов Нурми улы Нургали  истәлегенә Балык тоту ярышы оештырганнар икән. Алар абыйлы- энеле Ирек һәм Илшат Төхватуллиннар, Хәким Гайфуллин  һәм Фәннур Абдуллин булып чыкты.

Әче җил дип тормаганнар, авыл халкы нәни балалары белән дә килергә курыкмаган. Нургали Кукмара районында иң яхшы эретеп ябыштыручылардан саналган. Аны эшләгән җирендә дә бик хөрмәт иткәннәр.

- Әз генә буш вакыты булса, авылга кайтып җитәр иде , - дип сагынып искә ала аны дуслары. - Балык тотарга да иң беренчеләрдән булып ул өйрәтте, зур балыкны ничек каптыру нечкәлекләренә кадәр белә иде бит ул дип, - хатирәләр яңарта Илшат.

Рәттән тезелеп өч самавыр кайнап тора, теләгән кеше пылау ашый. Бу беррәттән 23февраль көнендә Армия сафларында булган hәм  запастагы сакчыларыбызга да бер дигән бәйрәм иде.Анда килүчеләр канат та тартты, бәке тишү буенча да ярышты.

- Әле бу чирканчык алу гына, киләсе елларда  тагын да оештырылган төстә уздырырга насыйп булсын , – ди  авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев.

Рәзинә Мәрданова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading