16+

Балыклар таң атканда үлгән?

Су “чәчәк атканда” һәм бик нык җылынып, аның температурасы 25 һәм аннан да күбрәк булганда, цианобактерияләр, икенче төрле әйткәндә, зәңгәр-яшел суүсемнәр барлыкка килә. Температура төшкәндә, алар кинәт үлә һәм токсиннар бүлеп чыгара. Кыска гына вакыт аралыгында су агулы була һәм балыклар шуңардан да үлә. Бу проблема эссе илләрдә бигрәк тә күп күзәтелә.

Узган атнада Биектау районының Кызыл күл авылында балыклар үлүе турында хәбәр иткән идек. Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов безгә, кармаклар тотып килешебезгә су өстенә чыккан үле балыкларга тап булдык, яр кырые шулар белән тулган, дип сөйләде. Күлне үзебез дә барып күргәннән соң, балыклар үлүе турында республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына һәм Татарстан буенча су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлегенә шалтыратып хәбәр иттек. Ике ведомстводада да белгечләрнең урынга барып тикшерәчәген вәгъдә иттеләр.

Экология министрлыгыннан килгән хатта: “Министрлыкның үзәк территориаль идарәсе инспекторлары махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе белгечләре белән берлектә Кызыл Күл авылы янындагы күлгә барды. Мониторинг вакытында су өслегендә үлгән балыклар табылган. Анализ өчен су алынды. Суның эрегән кислороды күрсәткече = 11,60 мг/дм 3”, – диелгән иде. Белгечләр әйтүенчә, бу күрсәткеч яхшы санала, судагы кислород микъдары норма буенча 6 мг/дм 3 булырга тиеш. Димәк, балыклар кислород җитмәүдән үлгән дип әйтеп булмый дип, ачыклык керттеләр министрлыкның матбугат үзәгендә.   

Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан буенча су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге җитәкчесе Михаил Шинкарёв, шимбә көнне (без җомга бардык. – авт.) белгечләр күлне тикшереп кайтуын һәм аларның су өслегендә бер-ике алабуга балыгын гына күрүләрен хәбәр итте. Аның фикеренчә, балыклар эсседә кислород җитмәүдән үлгән булырга мөмкин.
– Май аеннан бирле көннәр кызу, сентябрьгә бер атна калды, ә урамда 40 градус эсселек. Суның температурасы 27 градус торганда, балыклар өчен бик үк яхшы түгел. Кечкенә сулыкларда бигрәк тә. Суда казлар-үрдәкләр йөзүе хәлне тагын да катлауландыра. Күл тирәсендә бернинди завод-предприятиеләр дә юк, сәбәп аларда дип уйларлык, – ди ул.   

Күл ясалма сулык булгач, ул су объектлары белешмәлегендә дә юк икән. Табигый булмаган сулыклар безнең идарә җаваплылыга керми, диде безгә Шинкарёв.
Казан дәүләт энергетика университетының «Су биоресурслары һәм аквакультура» кафедрасы мөдире, биологик фәннәр докторы Марина Калайданың фикере белән дә кызыксындык. Балыклар ике төрле сәбәптән үләргә мөмкин дигән фараз җиткерде ул.
– Алабуга балыгы судагы кислородка бик таләпчән. Елга балыклары агып торган, кислородка бай булган салкынча суны ярата. Елгада алабугалар белән карп балыгы да булса, кислород җитмәүдән иң беренче чиратта алабуга балыгы үлә. Кислород микъдары, гадәттә, таң атканда кимеп ала, балыклар шул вакыт аралыгында үлгәннәрдер дип уйларга нигез бар. Балыклар иртәнге дүрттә кислород күләме бер ун минутка кимеп торса да үлә, – ди белгеч.

Балыклар цианобактерияләр аркасында да үләргә мөмкиннәр икән.
– Су “чәчәк атканда” һәм бик нык җылынып, аның температурасы 25 һәм аннан да күбрәк булганда, цианобактерияләр, икенче төрле әйткәндә, зәңгәр-яшел суүсемнәр барлыкка килә. Температура төшкәндә, алар кинәт үлә һәм токсиннар бүлеп чыгара. Кыска гына вакыт аралыгында су агулы була һәм балыклар шуңардан да үлә. Бу проблема эссе илләрдә бигрәк тә күп күзәтелә. Әмма су агулы икән дип уйларга кирәкми, ул бик кыска вакыт эчендә генә агулы булып ала, – ди Марина Калайда.

Тагын укырга: "Күлебездә балыклар үлә”: Кызыл Күлгә ни булган?

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/klebezd-balyklar-l-kyzyl-klg-ni-bulgan

“Күлебездә балыклар үлә”: Кызыл Күлгә ни булган?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading