16+

Банклар да кайгырта

Бүген электрон почтама бер хат килеп төште.

Бүген электрон почтама бер хат килеп төште.


   Бүген электрон почтама  бер хат килеп төште. Аны мин клиенты булган бер  банк җибәргән. (* Исемен язмыйм, реклама була) Ул исемемне язып шәхсән мөрәҗәгать иткән.  Монысы аеруча рәхәт. Хатта бик күп банк операцияләренең  интернет аша өйдән чыкмый гына  башкарылуын хәбәр иткәннәр. Хәтта болай  чит илләргә дә акча җибәреп булганын искәрткәннәр.


 “Әгәр дә банкка барырга бик мөһим икән, без элеккеге режимда эшлибез, - дигәннәр. -Бүлмәләребезне гел юып дезинфикцияләп торабыз”, - дип тә тынычландырганнар. Хатның азагына “кулларыгызны ешрак юыгыз, Битлекләр киегез,  өегездән чыгып йөрмәгез”, - дип тә өстәгәннәр.


   Барыннан да бигрәк мәгълүмати  гигиенага игътибар итәргә кушканнар. “Бары тик  тикшерелгән яңалыкларны гына укыгыз  һәм тынычлык саклагыз буш вакытыгызны  гаиләгә һәм белемегезне күтәрүгә тотыгыз.

   Бераз вакыт узар һәм без  кабаттан  зур компания булып  җыелырбыз.  Яраткан урыннарыбызда булырбыз  һәм тормышка сөенербез. Үзегезне саклагыз!” - дип язган банкның идарә рәисе.


  Болай кайгырткач,  рәхмәт инде. Димәк без-беребезгә  бик кирәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading