Шәһри Казан

Барлык диннәргә дә бердәй хөрмәт белән карыйбыз

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 14 гыйнварда узган матбугат очрашуында журналистларны сәяси вакыйгалар белән таныштырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясендә булды, ул анда Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны һәм христиан дин әһелләрен Раштуа уңаеннан котлады.

 – Без барлык диннәргә дә бердәй хөрмәт белән карыйбыз, – дип әйтеп үтте Татарстан Президенты.
 Җавап сүзендә митрополит Кирилл: “Игътибарыгыз өчен, Свияжск, Раифа монастыре, Епархия бинасы өчен зур рәхмәт! Татарстан чәчәк атсын!” – диде.
 Лилия Галимова таныштырганча, республикада 531 христиан бинасы исәпләнә. Казан Изге ана соборында эчке бизәү эшләре башкарыла, тагын 53 чиркәү төзекләндерелә.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов 15 гыйнварда Мәскәүдә Гайдар форумында инклюзив спортны үстерү буенча экспертлар дискуссиясендә катнаша. Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварларында узачак Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннарына әзерлек мәсьәләләре дә карала. Махсус Олимпиада уеннарында 180 илдән 3 миллион спортчы катнашырга өлгергән инде.
– Оештыру комитеты төзелде. Безнең максат хәзер – Казанда социаль эчтәлекле Олимпиаданы лаеклы дәрәҗәдә уздыру, – диде Лилия Галимова.
 Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында, Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышын үткәрә. Татарстан Президенты әлеге ассоциациянең рәисе. Җыелышта ассоциациянең 2020 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясала, яңа әгъзалар сайлана.
– Чара ике төрле форматта узар дип көтелә. Спикерлар форумның эшендә мәйданчыкта да, өлешчә онлайн режимында да катнашачак, – дип ачыклык кертте Галимова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: