16+

Барнаул тамашачысы Казанныкыннан ни белән аерыла?

Шушы көннәрдә Татар дәүләт «Әкият» курчак театры коллективы Алтай өлкәсе Барнаул шәһәреннән гастрольләрдән кайтты. 2800 чакрым ераклыкта урнашкан әлеге шәһәр белән ике арада гастрольләр алмашу уе каян килгән соң?

Барнаул тамашачысы Казанныкыннан ни белән аерыла?

Шушы көннәрдә Татар дәүләт «Әкият» курчак театры коллективы Алтай өлкәсе Барнаул шәһәреннән гастрольләрдән кайтты. 2800 чакрым ераклыкта урнашкан әлеге шәһәр белән ике арада гастрольләр алмашу уе каян килгән соң?

Барнаул тамашачысы спектакльләрне ничек кабул иткән, артистларыбыз гастрольдән нинди уй-фикерләр белән кайткан? Шул хакта белешергә булдык.

«Әкият» курчак театры коллективы беренче тапкыр гастрольләр белән Алтай өлкәсендә булып кайтты. Әлбәттә, беренче чиратта шуны әйтеп узарга кирәк, гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Алтай өлкәсе Хөкүмәте арасындагы Килешү кысаларында узды. Быел май аенда Алтай дәүләт курчак театры Казанга гастрольләр белән килде, ә инде ноябрьдә «Әкият» курчак театры коллективы Барнаулга юл тотты. Барнаул шәһәре Алтай өлкәсенең административ үзәге, Көнбатыш Себерның көньягында Обка Барнаулка елгасы кушылган урында урнашкан. 2018 елның җан исәбе буенча, шәһәрдә 633 301 кеше яши. Бүгенге көндә Барнаул шәһәре машиналар төзү, җиңел һәм химия сәнәгатенең үзәге булып тора.
Шулай ук Алтай өлкәсе Василий Шукшин, Валерий Золотухин, Роберт Рождественский һәм башка талантлы шәхесләр белән данлыклы. Барнаулда театрлар – дүртәү. Алтай дәүләт музыкаль комедия театры, В.Шукшин исемендәге Алтай дәүләт драма театры, Яшьләр һәм курчак театрлары. Алтай дәүләт тарих, әдәбият һәм сәнгать музее театр коллективы вәкилләрендә бик кызыклы экскурсия белән истә калган.

Бу иҗади сәфәрдә театр директоры – Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарова һәм баш режиссер – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров та катнашты. Гастроль кысаларында Алтай дәүләт курчак театрының 55 яшьлек юбилей кичәсе дә узды. «Әкият» коллективы шул мәҗлескә махсус кунак итеп чакырулы иде.

Барнаулда яшәүче татарлар белән очрашу.

2-5 ноябрь көннәрендә Алтай курчак театры сәхнәсендә Казан артистлары татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган, татар җыр-биюләре белән куелган Адель Хәировның «Өч кыз» спектаклен күрсәтте. Курчаклар гына түгел, анда артистлар да – милли киемнәрдән. Бу спектакльне театр җитәкчелеге гастрольләр өчен очраклы рәвештә генә сайламаган. Биредә автор һәрвакыт мөһим темаларның берсе – ана һәм бала проблемасын тасвирлый. Спектакль балаларны өлкәннәргә карата миһербанлы булырга, үсеп җиткәч тә туган йортны, ата-аналарны ихтирам итеп яшәргә өнди.
Шулай ук Барнаулда бүгенге көндә дә тамашачыларны сокландырып, театр сәхнәсендә зур уңыш белән барган Людмила Савчукның «Хаврошечка» һәм Валентин Катаевның, Борис Вайнер инсценировкасы буенча куелган «Цветик-семицветик» спектакльләре тәкъдим ителде.

Театр директоры Роза Яппарова гастрольләрне бик уңышлы узды дип саный.
– Бу гастролебез дә тарихта үз урынын алыр, – ди ул. – Һәр гастроль ул, әлбәттә, финанс чыгымнары таләп итә. Нинди генә талантлы булсаң да, хөкүмәт сине күрмәсә, ярдәм итмәсә, шлагбаум янында басып калачаксың. Бу җәһәттән без хөкүмәт ярдәмен тоеп яшибез. Шул уңайдан без Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Татарстан Мәдәният министрлыгына рәхмәтлебез. Барнаул безне тулы зал белән каршы алды. Залда алма төшәрлек урын да юк иде, хәтта урындыклардан өстәмә рәт ясадылар. Һәр спектаклебезне алкышлар белән кабул иттеләр. Алтай курчак театры коллективы безне бик җылы кабул итте.

Шулай бер-береңә йөрешеп тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Артист халкы гастрольләрсез яши алмый. Җирле халык та төрле мәдәният, төрле милләт сәнгате белән таныша. Якын киләчәктә театрыбыз Мәскәү, Курск шәһәрләренә гастрольләр белән барачак.
«Әкият» курчак театры коллективы әллә ничаклы чакрымнарга сузылган ерак юллардан да, катлаулы сынаулардан да курыкмый, гастроль, фестивальләргә еш йөреп тора. Бурятия, Омск, Магнитогорск, Саха Республикасы, Көньяк Сахалинга кадәр бардылар. Бөтен җирдә үзебезнең татарлар белән очрашып кайталар.

Гастрольләр кысаларында, Барнаулда яшәүче татарлар белән дә очрашу оештырылды. Түгәрәк өстәл алдында сөйләшеп утыру театр вәкилләренә онытылмаслык тәэсирләр калдырган. Милләттәшләребез «Әкият» курчак театры коллективының спектакльләренә чәчәкләр белән килеп, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен спектакль аша күрсәткән өчен, артистларга зур рәхмәтләрен белдергән.
– Барнаул тамашачысы, безнең тамашачыдан аерылып тора. Залда телефон белән уйнап утыру, кереп-чыгып йөрүләр юк. Артистка хөрмәт зуррак димме. Балалар безнең спектакльләрне рәхәтләнеп карады. Безнең өчен иң зур шатлык ул – тамашачы мәхәббәте, – дип искә ала бу гастрольләрне Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов.

– Гастроль программасы бик тыгыз иде, көненә өчәр спектакль уйнадык. Безнең спектакльләрдә иң хисле яшь тамашачы иде. Эмоцияләрне яшермиләр, көләсе урында көләләр, кул чабалар. Барнауллыларга, көч-дәрт өстәп җибәрүләре өчен, аерым рәхмәт! – ди театр артисты Гүзәл Гаязетдинова.

Театрның әйдәп баручы артисткасы, Татарстанның халык артисты Эльвира Гыйлемханова белдергәнчә, «Әкият» театры артистлары бөтенләй башка планетада булып кайткан.
– Бу сәфәрне без озак искә алырбыз әле, Алла боерса, яңа спектакльләр белән Барнаул шәһәренә кабат барырга дигән теләктә калабыз, – диде ул.
Шулай итеп, Барнаул шәһәре белән хушлашып, «Әкият» курчак театры коллективы Казаныбызга кайтты. Әлбәттә иң кыены – юлда йөрү. Гастрольләр мизгел эчендә үтә дә китә, ә күпме юл киләсе, кайтасы...

Дилия Шәязданова, «Әкият» курчак театрының әдәбият бүлеге мөдире.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading