16+

Барыбызга да үрнәк

Елмаюлы якты йөзе белән  Каршы алды иртән һәркемне. Һәрчак шуңа күңелемдә йөри Мөгаллимнең әйткән һәр сүзе. 

Барыбызга да үрнәк

Елмаюлы якты йөзе белән  Каршы алды иртән һәркемне. Һәрчак шуңа күңелемдә йөри Мөгаллимнең әйткән һәр сүзе. 

Дөньяда һәр кеше тормышында тирән эз калдырган шәхесләр була. Алар белән аралашу җан тынычлыгы һәм ниндидер күңел күтәренкелеге бирә, һәрвакыт аралашып яшисе килә.
Әнә шундый кешеләрнең берсе – хезмәттәшем Фирдания Барый кызы Яруллина. Ул Әтнә төбәгендә туган. Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап, бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Озак еллар эшләү чорында төрле вакытлар булгандыр, ләкин аны бернинди авырлыклар куркытмый! Иң мөһиме –ул балаларны яратып эшли. Акрынлап зур тәҗрибә туплый, эшенең остасы булып таныла, хезмәттәшләре арасында туры сүзле, гаделлеге, гадилеге белән аерылып тора. Һәркемгә ачык йөзле, тәмле телле булганы өчен, аны укытучылар да, әти-әниләр дә, укучылар да яраталар. Ул үткәргән дәресләрдә утыру – үзе бер дөнья. Дәрес материалын укучыларга тәмам асылына төшенеп җиткәнче гади, аңлаешлы, кызыклы формада ачып сала ул. Әгәр шушы хисләргә бирелеп дәрестән читкә китсәң яки берәр кыңгыр эшең сизелсә, аның күзләре зур итеп ачыла һәм бер-ике тапкыр шушы халәттә сиңа ым кагып алса, сиңа шелтә, кисәтү ясалды дигән сүз. Әйе, Фирдания Барый кызы укучыларга тавышын күтәрми, күз карашы белән дә иң шук, тынгысыз балаларны тынычландырырга сәләтле ул. 

Фирдания Барый кызының укытучылык стажы гына да – 46 ел. Шушы гомер эчендә кемнәрне генә укытып, олы тормышка аяк бастырмаган ул?! Аның укучылары нинди генә югары вазифаларда хезмәт куйсалар да, кече күңелле, мәрхәмәтле, белемле, һәркем йөрәгенә юл таба алган остазларын онытмыйлар. Кайларда гына булсалар да, аның хәлен белеп торалар. Абруйлы укытучыбыз бер ул тәрбияләп үстерде. Хәзерге вакытта улы Рөстәм – Татарстан Югары судында хөкемдар. 
Бик күпләрдә укытучылык эшенә мәхәббәт уята алган бу мөгаллимәне яратмый, аның эш-гамәлләренә сокланмый мөмкин түгел. Сабырлыгы, һәр нәрсәне төптән уйлап эш итә белүе кебек асыл сыйфатлары барыбызга да үрнәк булып тора. Менә шундый ул безнең Фирдания Барый кызы.
 Без Сезне бик яратабыз һәм киләчәк тормышыгызда да күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек телибез!

Дамирә Әхмәтҗанова, 15нче татар гимназиясенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading