16+

Барысы да татарча сөйләшә, яки “Сәмрух” премиясе ияләре билгеле

“Без бердәм, без көчле, "Сәләт"кә без рәхмәтле”, - дип кабатлый алар. Сөрән, әйдаман, сәлкеш сүзләре таныш булса, димәк, сез “Сәләт” дөньясыннан. Пирамида концертлар залында VIII “Сәмрух” премиясе гөрләп узды. Анда “Сәләт” хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы яшьләрне, балаларны бүләкләделәр. 

Барысы да татарча сөйләшә, яки “Сәмрух” премиясе ияләре билгеле

“Без бердәм, без көчле, "Сәләт"кә без рәхмәтле”, - дип кабатлый алар. Сөрән, әйдаман, сәлкеш сүзләре таныш булса, димәк, сез “Сәләт” дөньясыннан. Пирамида концертлар залында VIII “Сәмрух” премиясе гөрләп узды. Анда “Сәләт” хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы яшьләрне, балаларны бүләкләделәр. 

Чараны элек сәлкеш булган “Сәләт-Азнакай”дан Рамил Шәрәфиев һәм “Сәләт-Биләр Каласы”ннан Гөлназ Сәфәрова алып барды. Җиңүчеләрне мәртәбәле кунаклар сәламләде.

Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов залда утыручыларның “Сәләт” җырларын, сөрәннәрен белүен тикшерде. Ул 1998 елда беренче тапкыр сәлкеш булган.
- Без бер дулкында, аның исеме - “Сәләт”. Минем өчен “Сәләт” фикерләү рәвеше. Бу хәрәкәткә үсәргә мөмкинлек бирәләр. Татарстан Республикасы рәисенә һәм министрлыкларга, партнерларга рәхмәт әйтәбез. “Сәләт”кә әти-әниләр, сәлкешләр ышана. Без аны бергә үстерәбез, - диде Тимур Сөләйманов.

Һәр җиңүчегә, гадәттәгечә, “Сәмрух” сыны, диплом партнерлардан затлы бүләкләр һәм акчалата премия бирелде. Оештыручылар акчаны махсус платформа ярдәмендә җыйганнар. Һәркем бүләккә үз өлешен кертә алган. Күмәк көч белән быел 714 мең 622 сум акча җыелган.  
- 1994 елда Арчадагы кечкенә генә компьютер лагереннән шундый зур дөнья, мохит - “Сәләт” планетасы үсеп чыкты. Ул елларны газетада баш мөхәррир вазифасын үтәдем. “Сәләт”нең беренче адымнарын яктырткан идек. Ул газета хәзер басылмый, ә “Сәләт” яши! Сезнең максатларыгыз изге. Халкыбызның горурлыгы булырдай шәхесләр үстерү, милләтебезгә хезмәт итү. Мин сезгә көчле рух телим. Сәламәт булыйк, “Сәләт”ле булыйк! - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Римма Ратникова. 

“Кем соң ул, Алсу?”
8 ел дәвамында “Сәмрух” премиясендә  470тән артык кеше катнашкан, 65 җиңүче билгеләнгән.  Быел да сәләтлеләр 14 номинациядә көч сынашты. Төп яңалык - “Ел методисты” бүләге. Бу исемгә “Сәләт-Раушан” аланыннан Камилә Ризванова лаек булды. 
- Методистның төп вазифасы - сәлкешләр өчен яхшы укытучылар табу. Җәйге аланнарга балалар ял итәргә генә түгел, укырга да киләләр, шуңа күрә мәгълүматны кызыклы форматта җиткерүче белгечләр кирәк, - ди ул.

“Ел кулдашлары” номинациясендә “Сәләт-Саба” аланыннан Алсу Фәтхетдинова һәм Рәсүл Валитов җиңү яулады.
- Беренче тапкыр икәү кулдаш булдык һәм җиңдек! Рәсүл бик җаваплы, ачык кеше. Балалар белән үзенчәлекле телдә аралаша. Рәсүл башта бүтән кеше белән кулдаш буласы иде бит, - ди Алсу.

- Нишләптер, җыен вакытында Алсуны, гомумән, күрмәдем. Сез кулдашлар буласыз, дигәч: “Кем соң ул, Алсу?”, - дип әйттем. Аның белән якыннан таныштык. Алсу балаларга да, миңа да, җылы итеп карый. Безнең арада башка төрле мәхәббәт, - дип уртаклаша Рәсүл.

“Форум башҗитәге” номинациясен исә, оештыручылар комитеты сайлап алды. Бу исемгә Данияр Галиев лаек булды. Ул бәхетен сүзләре белән әйтеп бетерә алмады. Кулында бүләк булса да: “Бу миңамы?”, - дип  кабатлады.
- Җиңү яулавыма ышанып бетә алмыйм. Узган елны да, бу елны да 3 форумда катнаштым. Форумнар бер-бер артлы булды. Балаларга кыска вакыт эчендә сәләт мохитен күрсәтергә тырыштык. Бөтен җәйне “Сәләт”тә үткәрәм. Йокысыз төннәргә дә күнегәсең, балалар өстәмә көч биреп торалар. Сәлкешләрнең исемнәрен истә калдырырга тырышам, хәтерләмәсәм, матур сүзләр белән эндәшәм, - диде Данияр.

Иң яхшы әйдаман “Сәләт-Азнакай” аланыннан икән. Ләйсән Зәйнуллина киләчәген дә балаларга белем бирү белән багышларга уйлый. 
- Премиядә беренче тапкыр гына катнашмыйм. Барыбер күңелем нәрсәгәдер өметләнде. Үз көчемә ышандым. “Ел әйдаманы” булу өчен балаларны яратырга, командага ачык йөз күрсәтергә, бергә булырга кирәк, - дип уртаклаша Ләйсән Зәйнуллина.

“Сәмрух” премиясенең халыкара туган телләр көнендә узуы очраклы түгелдер. Залда татар мохите кайнап торды. Кечкенә “Асылташ” мәктәбе укучыларыннан алып, чакырылган кунакларга кадәр - барысы татарча сөйләште. Илгиз Шәйхразиев заманча татар музыкасын бүләк итте. Берәү дә буш кул белән кайтып китмәде. 

VIII “Сәмрух” премиясе җиңүчеләре: 
«Ел сәлкеше» - Алмаз Нигъмәтҗанов
«Ел әйдаманы» - Ләйсән Зайнуллина
«Ел кулдашлары» - Алсу Фәтхетдинова, Рәсүл Валитов («Сәләт-Саба»)
«Ел өлкән әйдаманы» - Илнара Фәхреева
«Ел методисты» - Камилә Ризванова
«Ел директоры» - Гөлназ Гатина
«Ел аланы» - «Сәләт-Раушан»
«Ел клубы» - «Сәләт-Әлки»
«Сәләт җырлый» - «Сизәм» («Сәләт-Рухият» аланы җыры)
«Форум башҗитәге» - Данияр Галиев
«Ел партнерлары» - «Шаян ТВ» телеканалы, «КСИЛ-Миллениум» ҖЧҖ
«Без рәхмәтле» - Вячеслав Бурдов, Роза Степанова, Галия Закирова, Фираид Нуруллин, Фәнир Галимов, Рәшид Ямбулатов, Җәлил Сөләйманов
«Бер дулкында» - Эльмир Низамов, «Саф» балалар радиосы, «СалаваTIK» балалар проекты
«Сәләт стипендиясе» - Булат Ахунов, Ләйсән Низамова, Адилә Хәлимова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading