Шәһри Казан

Баш ветеринар лейкоз проблемасы хәл ителмәгән районнарны атады

Республика өчен мөгезле эре терлектә лейкоз проблемасы һаман да кала бирә. 2021 елга нәтиҗәләр ясап әйткәндә, Кама Тамагы, Лениногрск, Яңа Чишмә районнарында лейкоз югары дәрәҗәдә, Лаеш, Актаныш, Чирмешән, Спас, Кайбыч һәм Әлкидә дә проблемалар бар.

Ә менә Саба, Әтнә, Балтач, Зәй Арча, Кукмара, Тукай, Алабуга, Сарман һәм Теләче районнарында лейкоз юк дәрәҗәсендә.

Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе һәм Россия фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, лейкоз авыруын юк итү турыдан-туры сөтнең сыйфатына бәйле. 

– Бүгенге көндә лейкоз йоктыру 5 процент дәрәҗәсендә. 2020 ел белән чагыштырганда, авыру 3,7 процентка кимеде. Узган елга нәтиҗә ясаганда, 30 хуҗалыкны лейкоздан тулысынча чистарттык. Әмма кимү барса да, кайбер районнарда лейкозны юк итү буенча эш көчәйтергә кирәк, – диде ул.

Үткән елны республика территориясендә йогышлы чир саналган дуңгызларның африка чумасы да теркәлгән. Ел башыннан кыргый дуңгызлар арасында барысы өч шундый чыганак ачыкланган. Ветеринария хезмәткәрләре уздырган комплекслы эпизоотик чаралар ярдәмендә әлеге чыганаклар юк ителеп, вирусның дуңгызчылык предприятиеләренә үтеп керүен булдырмый калганнар.

Баш ветеринар узган ел ахырында гына Тукай районындагы бер фермер хуҗалыгында кош гриппы табылу очрагын да искә алды.  

Реклама

– Фермер хуҗалыгындагы һәм Калмаш, Югары Байлар авылларында, Яңа бистәдәге бөтен кош-корт җыелып яндырылды. Барысы 53 мең баш кош юк ителде. Инфекция санкцияләнмәгән кош азыгыннан яки кош гриппы буенча имин булмаган төбәктән кайтарылган инкубация йомыркаларыннан дигән фараз бар, – диде Алмаз Хисаметдинов. 

Ул шулай ук авыруларны булдырмый калу өчен дәвалау-профилактика эшләре алып барылуын әйтеп, терлекләрнең баш санын саклап калуның республика өчен мөһим күрсәткеч булуын ассызыклады. Узган елны барлык районнарга УЗИ җиһазлары кайтарылган һәм аның белән эшләү өчен укыту курслары оештырылган. 
“Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт турында”гы федераль закон үз көченә кергәннән бирле шактый проблема һәм сораулар җыелып килде. Әлеге уңайдан баш ветеринар Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә этләр өчен приютлар төзеләчәген хәбәр итте. Бүгенге көнгә приют төзү өчен җир кишәрлекләре билгеләнгән һәм кроет-смета документлары эшләнә башлаган.  

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үзенең чыгышында, Тукай районында теркәлгән кош гриппы очрагын искә алып, республикага үтеп кергән йогышлы куркыныч авыруларның агросәнәгать комплексы икътисадына зур зыян китерүен билгеләп үтте. 

– Илнең башка төбәкләре белән тыгыз икътисади элемтәдә торабыз. Ветеринария һәм Фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтләренә контрольне ныгытырга һәм куркыныч авыруларның үтеп керүенә юл куймаска кирәк. Кошчылык, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренең биологик куркынычсызлык чараларына игътибарларын көчәйтүне сорыйм. Терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Актаныш районының “Чишмә”, Арчаның “Северный”, Ютазының “Вафауллин”, Тукай районының “Вятские Зори” агрофирмасы”н аерым билгеләп үтәсе килә. Яңа Чишмәнең “Архангельское” фермер хуҗалыгы һәм Югары Осланның “Макуловский”, “КВ-Агро” комплекслары бу юнәлештә азрак эшләде, – диде министр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: