16+

Башка йогышлы чирләр турында да онытмыйк

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе коронавируска гына басым ясап, башка инфекцияләрдән вакцинация ясату турында онытмаска чакырды

Башка йогышлы чирләр турында да онытмыйк

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе коронавируска гына басым ясап, башка инфекцияләрдән вакцинация ясату турында онытмаска чакырды

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, коронавирус пандемиясенә карамастан, башка йогышлы чирләрдән вакцина ясау турында да онытмаска кирәк диде.

"Бүгенгә коронавируска каршы вакцина сынаулар үтә, шуңа күрә нинди дә булса вакцина рәсми рәвештә теркәлсә, һәм аны җитештерү эше җайга салынса, Татарстан бу эшкә шулай ук кушылачак. Әлеге хәл барча кешене дә борчый, анысы хак. Әмма  башка куркыныч йогышлы чирләр дә бар бит. Һәм алар турында һич кенә дә онытырга ярамый. Бу чирләргә каршы вакцина ясату мәслихәт", - диде Авдонина.
Санитар табиб әйтүенчә, бүген Татарстанда  коронавирус буенча вәзгыять тотрыклы, май аеннан бирле җирле поликлиникаларда балалар һәм өлкәннәр өчен планлы рәвештә чирләрдән вакцинация үткәрелеп килә.

"Бүген без шактый куркыныч булган инфекцияләргә каршы вакцина ясатырга чакырабыз, - бу кызамык, гепатит, балалар өчен куркыныч йогышлы коклюш, эпидемик паротит. Алар һәрчак актуаль булып кала бирә", - диде Авдонина.

"Кешеләр ял итәр өчен башка төбәкләргә, балалар - лагерьларга китә, шулай да әйдәгез бүген булган вакциналар белән эшләячәкбез. Коронавируска каршы вакцина рәсми рәвештә кулланыла башласа, без бу эшкә дә керешәчәкбез ", - дип йомгаклады Роспотребнадзор вәкиле сүзен.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев белдергәнчә, коронавирус пандемиясе шартларында грипп һәм пневмокок чиреннән прививка ясатырга кирәк.

"Без COVIDка каршы куркынычсыз, нәтиҗәле вакцина барлыкка килүен көтәбез - моның өчен вакыт, сабырлык һәм тәҗрибә кирәк. Бүгенгә исә грипптан вакцинация узуны, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен - пневмок инфекциясеннән вакцина ясауны җайга салырга кирәк, чөнки әлеге чир коронавирус йога калса, пациентның халәтен катлауландырырга мөмкин", - дип аңлатты Абашев.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading