Шәһри Казан

«Башкаларга охшамаган булуымнан читенсенә идем»

Бала карында чакта әти-әнинең: «Дүрт саны тигез булып туса иде», – дип теләве юкка түгел. Соңгы елларда инвалид балалар турында еш ишетергә туры килә, ни хикмәт, кайбер очракларда табиблар үзләре дә авыруның сәбәбен аңлата алмыйлар.

Шундыйлардан берсе – сидек куыгы экстрофия­се. Әлеге чир нәтиҗәсендә, кеше тиешенчә кече йомышын үти алмый. Әлеге җитешсезлек һәр яңа туган 50 мең баланың берсендә очрый икән. Малайларда күбрәк була ди. Кызларда исә алты тапкырга азрак күзәтелә. Фәнни чыганакларда да кызларны бу авырудан дәвалау буенча 30лап кына эш саклана.

Сидек куыгын үз урынына кайтаруның бердәнбер ысулы – нарасыйга мөмкин кадәр тиз арада операция ясау. Гадәттә, аны балага өч яшь тулганчы ясарга тырышалар. Мондый уникаль, катлаулы операцияләрнең берсе күптән түгел Республика балалар клиник хастаханәсендә узды – профессор, уролог-андролог Наил Әкрәмов 14 яшьлек кызга операция ясады.

Реклама

– Иң беренче чиратта травматология бүлеге белгечләре әлеге кызга республикабызда эшләнгән махсус аппарат куйдылар. Аны ай ярым киеп йөргәч, сөякләре арасындагы ераклык 11 сантиметрдан 1,5 сантиметрга кадәр кимеде. Әлеге авыруны дәвалау буенча клиник күрсәтмәләр булдыручы эшче төркемдәге табиблар белән гел элемтәдә тордым. Операция алты сәгать дәвам итте. Нәтиҗәдә, сидек куыгын эчкә керттек, аның муенсасын ясадык, эченең алгы як мускулларын пластик юл белән тоташтырдык. Хәзер кыз үзен яхшы хис итә, барысы да әйбәт булыр дип фаразлыйм. Операциянең уңышы – уртак хезмәт нәтиҗәсе, – ди Наил Әкрәмов. – Алга таба тагын операция ясыйсы була әле.
Пациент кыз исә, шатлык яшьләрен тыя алмый елый-елый, табибларга рәхмәт укый.

– Әлеге хастаханә табибларын иң яхшы, кешелекле, үз һөнәренең осталары дияр идем. Наил Әкрәмов курыкмыйча әлеге эшкә алынып, операцияне уңышлы башкарып чыкты. Хәзер дә гел хәлемне белешеп, кайгыртып тора. Мин әлеге җитешсезлек белән ничә ел яшәдем, башкаларга охшамаган булуымнан бик читенсенә идем. Операцияне алданрак ясатырга әле бер сәбәп, әле икенче сәбәп аркасында мөмкинлек булмады. Берара мәктәпкә йөрмичә өйдә генә дә укырга туры килде. Хәзер кече йомышымны табигый рәвештә үти алу – зур бәхет минем өчен. Алга таба бөтен дәвалау этапларын узып, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлыйсым, уку йортына кереп белгечлек үзләштерәсем килә. Хәзер матур тормыш турында да хыялланырга була инде, – диде операция кичергән кыз.

Лилия Гатауллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: