Шәһри Казан

Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев: “Башкортстанда Роберт агай истәлегенә чаралар үткәрәчәкбез”

Роберт Миңнуллин белән хушлашырга Башкортстан Республикасы вәкилләре дә килгән иде. Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев аның истәлегенә республикада чаралар үткәреләчәген һәм туган авылында музее да булачагын хәбәр итте.

Реклама

- Хөрмәтле Татарстан халкы, Роберт абыйның туганнары һәм якыннары! Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика халкы исеменнән кайгыгызны уртаклашам. Безнең өчен якташыбыз Роберт абый кадерле кеше иде. Ул үзенең туган ягын нык яратты. Соңгы елларда аның белән тыгыз бәйләнештә булдык. Быелның 3 гыйнварында туган авылында очрашкан идек. Ул үзенең музеен булдырырга теләде. Илеш районы хакимияте белән берлектә бу эшне башлап та җибәргән идек. Бу эшне дәвам итеп, ахырына җиткерәчәкбез. Роберт абый, без сине мәңге онытмабыз, бәхил бул, - диде ул.

Фото: "Татар-информ" МА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: