Яңа уку елында беренче-дүртенче сыйныф укучылары бушлай тукланачак. Бу турыда республика законын Дәүләт Советы утырышында кабул иттеләр. Шулай итеп, депутатлар ил президенты Владимир Путинның инициативасын хупладылар.
Шулай ук муниципалитетларның бюджетлары тулыланачак, шул исәптән экологик штрафлар хисабына да. Әлеге тәкъдимне республика парламенты депутатлары җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетына шундый төзәтмәләр кертүне хуплады. Барлык акча районнар бюджетларына керәчәк.
Сессиядә салым салуның гадиләштерелгән системасы белән эшләүче технопарклар һәм эшмәкәрләр өчен салым ташламалары турында да фикер алыштылар.
Чыганак: https://trt-tv.ru/
Комментарийлар
0
0
Бушлай ашау куптэн кирэк Иде инде..хэзерге вакытта куп авылларда башлангыч сыйныфта укучылар юк дэрэжэсендэ бит инде...
0
0