16+

«Батырлыкка ышанабыз»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген илебезнең төрле хәрби частьларында Ватаныбызны саклаган хәрбиләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

«Батырлыкка ышанабыз»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген илебезнең төрле хәрби частьларында Ватаныбызны саклаган хәрбиләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Бәйрәм алдыннан ул хәрбиләрнең кайберләренә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды. Мондый бүләккә 14 кеше лаек булды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган ике солдатның «Батырлык өчен» медале таныклыклары балаларына бирелде.
– Хөрмәтле хәрбиләр, ветераннар! Ел саен без 23 февраль көнне бөтен сугышчылар буынын, хезмәт иткәннәрне һәм хезмәт итүчеләрне, үз иленә тугры калганнарны, җәмгыять, дәүләт һәм һәр гражданинның куркынычсызлыгын саклаганнарны тәбрик итәбез. Илебезнең батырлык үрнәкләре, матур хәрби традицияләргә бай данлыклы тарихы бар. Кораллы көчләрдә һәрвакыт хәрби бурычка тугрылык мисалы, Ватанга мәхәббәтнең иң югары мисалы, тормыш мәктәбе булды, – ди Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган сугышчылары, Төньяк Кавказда, Сириядә тынычлык урнаштырган һәм террорлык белән көрәшкән солдатлар, Чернобыль авариясеннән соң һәлакәт урынында эшләгән һәм башка төрле гадәттән тыш хәлләрдә батырлыклар күрсәтүчеләр  белән горурлануны да ассызыклады.
– Без Россиянең бердәмлеген саклаган солдатларның тотрыклылыгына һәм  батырлыгына  ышанабыз һәм теләсә кайсы вакытта илебезне яклау­га әзер булганнарга рәхмәтлебез. Үз гомерен корбан итеп, Ватаныбызның иркен һәм бәйсезлеген даулаучылар мәңге безнең йөрәкләребездә, – диде Президент һәм тантанага килүчеләр хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Республика лидеры Россиянең дөнья аренасында икътисади һәм хәрби яктан да үзенең көчле позицияле дәүләт булуын күрсәтүен  һәм Татарстанның Россия армиясе һәм флотын ныгытуда зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
– Сәнәгать оешмалары эшчәнлеге илебезнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Татарстанда ватанпәрвәрлек тәрбияләү буенча да системалы эш алып барыла, – диде Рөстәм Миңнеханов. Моңа мисал итеп, ул  республикада кадет мәктәпләре үсешен, хәрби-патриотик клублар эшчәнлеген китерде.
– Данлы хезмәт юлын үткән ветераннарыбыз ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм бүген ил тынычлыгы сагында торган ир-егетләребезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Сез яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур өлеш керттегез. Яшьләр эшегезне лаеклы дәвам итәрләр дип ышанам, – дип өмет белдерде Президент һәм Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading