16+

Батырлыкта өлеше бар

Совет сугышчыларының Сталинград янындагы батырлыгына 75 ел тулган көннәрдә бу хакта күп языла, күп сөйләнә.

Батырлыкта өлеше бар

Совет сугышчыларының Сталинград янындагы батырлыгына 75 ел тулган көннәрдә бу хакта күп языла, күп сөйләнә.

Илбашыбыз Владимир Путин да Сталинград сугышының исән калган ветераннарын шәхсән үзе котлады. Бу турыда телевизордан карап утырганда, мин туганнан туган абыем Миңнулла Җамалетдиновны искә төшердем. Ул да Сталинград янындагы сугышта катнашып, сәламәтлеген, яшьлеген корбан итеп, илебез азатлыгын саклашкан батырларның берсе. Буа районының Вольный Стан авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән егеткә 1939-1945 елларда совет армиясендә хезмәт итәргә туры килә. Аның сугышчан юлы Гомельдән Сталинградка, аннары Германиягә кадәр сузыла, Җиңү көнен Прагада каршылый.

Сталинград янында барган каты сугышларда Миңнулла абый авыр яралана һәм кышкы суыкта аяк-кулларын өшетә. Шулай да дошманнарга булган үч һәм Ватанына кайнар мәхәббәт хисе яшь егеткә ике айдан ук савыгып, яңадан фашистны кыйнар өчен хәрәкәттәге армиягә китәргә мөмкинлек бирә. Миңнулла абыйның ил алдындагы каһарманлыгы «Бөек Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бәяләнә. 
Сталинград янындагы авыр сугышларда Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицер башын сала. Ә Миңнулла абый Җамалетдинов илгә исән-сау әйләнеп кайта алган бәхетле ветераннарның берсе иде. Мин аның, орден-медальләрен чыңлатып, авылыбыз урамыннан кайтып килүен бүгенгедәй хәтерлим. Өстендә – гимнастерка, биле каеш белән буылган, аягында – ялтырап торган күн итекләр, аркасында – юл капчыгы.

Үлем белән ничә тапкыр күзгә-күз очрашып, тыныч тормышны сагынып туган җиренә кайткан егет беренче көннән үк эшкә чума. Ә эш җитәрлек: колхозны торгызырга, җимереклекләрне төзәтергә кирәк. Авыл тарихында беренче машинаны да ул алып кайтты һәм аның беренче йөртүчесе дә булды. Миңнулла абый сугышка кадәр үк Миңнегөл исемле чибәр кызга өйләнеп, ике малай әтисе булган иде. Яраткан хатыны һәм улларының догалары, теләкләре кабул булып, аңа сугыштан кайтырга насыйп булгандыр. Ләкин Сталинград янындагы бозлы суга төшеп, аяк-кулларын нык өшетүе эзсез генә үтмәде: Миңнулла абыйга бармакларыннан башлап, аяк-кулларына кадәр кистерергә туры килде. Барлыгы егерме тапкыр пычак астына керде ул. Аның тормышы күпләр өчен үрнәк булды. Сугыштан кайткач та, яраткан хатыны белән тагын өч балага: ике малай һәм бер кызга тормыш бүләк итте ветеран. 1960 елда биш баласын ятим итеп вафат булды. Балалары әтиләренә охшап, тырыш булып үстеләр, хезмәт сөеп яшәделәр.

Бүген совет халкының Сталинград янындагы тиңдәшсез батырлыгын искә алабыз икән, бу Җиңүдә абыем Миңнулла Җамалетдиновның да өлеше бар. Язмам аның һәм башка ветераннарның рухына дога булып барып ирешсен иде. 

Миңнислам Вәлиев, сугыш һәм хезмәт ветераны, Казан шәһәре. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading