16+

Бауман урамыннан зебралар китә?

Бүгеннән Казан урам артистлары, музыкантлары һәм рәссамнары өчен эшләнгән «Art-проспект» цифрлы платформасы штат режимында эшли башлаячак. Константин Васильев исемендәге музейда аны Казан шәһәре Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев тәкъдим итте.

Бауман урамыннан зебралар китә?

Бүгеннән Казан урам артистлары, музыкантлары һәм рәссамнары өчен эшләнгән «Art-проспект» цифрлы платформасы штат режимында эшли башлаячак. Константин Васильев исемендәге музейда аны Казан шәһәре Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев тәкъдим итте.

«Art-проспект» платформасы – шәһәр киңлекләрендә Казан халкы һәм кунаклары чыгышлары өчен урын һәм вакыт броньлауның ачык системасы. Ул иҗади жанр вәкилләрен – музыкантларны, нәфис сүз осталарын, актерларны, рәссамнарны һәм башкаларны берләштерә. Платформа коммерциягә бәйсез иҗат белән шөгыльләнүче активистлар өчен булдырылган.

Платформаны сынау өч атна дәвамында барды – сервисны үзендә урам мәдәниятенең 50 ләп активисты сынап карады, аннары алар сервисны эшләүчеләр белән үз фикерләре белән уртаклашты. Бу чорда техник хаталар бетерелде һәм платформаның функционалы яңартылды. Art-проспект платформасы тулы көченә 17 нче майда эшли башлаячак, хәзер сайт кирәкле мәгълүмат белән тулылануын дәвам итә.

Әйтик, цифрлы платформаны сынаган артистларның тәкъдимнәре буенча эшләүчеләр шәхси кабинет өстәгән. Ул артистларга, сайттан файдаланучы хезмәттәшләре аның иҗаты белән таныша алсын өчен, чыгышларның фотосурәтләрен һәм видеоязмаларын йөкләргә мөмкинлек бирә. Яңа функция шулай ук шәһәр халкы өчен дә файдалы булачак – сайтка кереп, алар теге яки бу мәйданчыкта конкрет вакытта кем чыгыш ясаячагын күрә алачак.

Урам артистлары, музыкантлар һәм рәссамнар чыгышлары өчен 26 мәйданчык ачык. Элегрәк 35 урын билгеләнгән иде, әмма әлеге исемлектән эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы аниматорлар өчен, шулай ук хайваннар белән фотога төшү өчен мәйданчыклар төшереп калдырылды. Мәдәният идарәсендә аңлатуларынча, эшчәнлекнең бу төре ветеринария күзәтчелеге тарафыннан рөхсәт ителмәгән.

Барлык мәйданчыклар да чыгыш ясау өчен урын зурлыгы күрсәтелгән фоторәсемнәр белән үрелеп бара. Шунда ук сайлап алынган зонаның сыйдырышлыгы да күрсәтелгән. Урам артисты, музыканты яки рәссамы бер мәйданчыкта көнгә бер тапкыр, ә көн дәвамында берничә мәйданчыкта төрле вакытта чыгыш ясый ала. Урам артистлары үтенече буенча, бер мәйданчыкта чыгыш ясау өчен вакыт элеккечә калган – 3 сәгать.

Чыгыш ясау урын һәм вакыт броньлау өчен платформада ЕСИА системасы аша теркәлергә кирәк. Авторизациядән соң артистка үзенең шәхси профилен тутырырга, иҗади эшчәнлек өчен мәйданчык һәм вакыт сайларга кирәк булачак. Шунда ук ул чыгышларын гамәлдән чыгара ала.

Сайтның кулланучылары, картада күрсәтелгән урынны сайлап, чыгышларның җәдвәлен күрә алалар. Шунда ук мәйданчыкларның тибы буенча фильтр да бар: театр чыгышы, җиһазлар белән музыка һәм аннан башка, рәссамнар өчен мәйданчык.

Art-проспект платформасын булдыру өстендә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе эшләде.

Исегезгә төшерәбез, яңа сервис шәһәр урамнарында иҗади эшчәнлекне тәртипкә салырга тиеш. Узган елның гыйнварында «Сәйдәш» мәдәният сараенда җәмәгатьчелек вәкилләре, Бауман урамындагы йортларда яшәүчеләр, блогерлар, Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре, экскурсоводлар, музыкантлар һ.б. катнашында узган түгәрәк өстәлдә урам чыгышларын легальләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Узган елның август ахырында шәһәрдә урам музыкантлары һәм артистлары өчен регламент расланды.

Чыганак: https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X