16+

Байлар нигә бала теләми?

Гаиләнең матди хәле ни кадәр яхшырак булса, үзләре өчен яшәү теләге дә шул кадәр “ныграк” булуы ачыкланган.

Гаиләнең матди хәле ни кадәр яхшырак булса, үзләре өчен яшәү теләге дә шул кадәр “ныграк” булуы ачыкланган.

Татарстанда, узган елның дүрт ае белән чагыштырганда, быел яңа теркәлгән гаиләләр саны 17 процентка кимегән. Бу хакта бүген Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган онлайн түгәрәк өстәл вакытында Татарстанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, гаилә корулар белән бергә, аерылышучылар да азайган. Гәрчә үзчикләүләр режимында аерылулар күп булыр дип борчылсалар да. Рәсми рәвештә таркалган гаиләләр саны 31 процентка ук кимегән. Димәк, үзчикләүләрнең киресенчә, файдасы күбрәк булган дигән сүз. Бу ГХАТ идарәсенең эшләмәве белән һич кенә дә бәйле түгел. Чөнки безнең хезмәткәрләр көн саен эштә, ди Гөлшат Рәдиф кызы.

“Кызганыч, яшьләр гаилә коруны соңрак вакытка калдыра яисә бөтенләй дә теркәү яклы түгел. Дәүләт хезмәткәрләре арасында 40 яшькә җитмәгәннәр арасында гаилә корырга теләүчеләр аеруча да аз. Хәтта безнең ГХАТ идарәсе хезмәткәрләренең дә яшьләренең 2/3 се гаиләсез”, - дип борчыла Гөлшат Нигъмәтуллина.

Гөлшат ханымның сүзләрен ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та раслый.

Аның сүзләренчә, хәзер гаилә коручы яшьләрнең күпчелеге якын арада бала табарга теләми икән.

“Булачак хатыныма кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганда, безнең икебезнең дә балалар табуга бәйле планнар бар иде. Хәзерге яшьләрнең исә алай түгел”, - ди Тимур әфәнде.

Министр урынбасары китергән мәгълүматларга караганда, үзчикләүләр вакытында Татарстанда 18 процент гаиләдә мөнәсәбәтләр начарланган. Ә 48 процент очракта әти-әниләр балаларына тавыш күтәрә башлаган. Бу сораштыруда 10 мең яшь гаилә катнашкан.

Яшь гаиләләрнең бала табарга теләге булмау бик җитди мәсьәлә, билгеле. Күбебез хәзер заманасы авыр бит, бигрәк бар да кыйммәт, дибез. Ә бала табарга теләмәүчеләрнең сәбәпләре бөтенләй башка икән!

Социологлар бу мәсьәләне ныклап өйрәнә башлаган һәм аларның сораштыруларында катнашучыларның 38 проценты гына матди даимилек булмау проблемасын атаган. Әлегә финанс яктан кыенлыклар бар дип 12 процент респондент катнашкан. Калганнары исә бала табу теләге булмау һәм үзләре өчен яшәү теләге зур булуны атаган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: гаиләнең матди хәле ни кадәр яхшырак булса, үзләре өчен яшәү теләге дә шул кадәр “ныграк” булуы ачыкланган. Ә сез акча җитми, замана авыр дисез! Чикләвек бит имәндә икән! Әмма акча беркайчан да баланы алыштыра алмаячак икәнен аңлар өчен университетлар бетерү кирәкми. Картайгачтын авызыңа су салырга кеше, бәйрәмнәрдә генә булса да котларга оныкларың, балаларың булмаса да күңелле түгелдер ул... Әмма гаилә кору ул кеше кулы белән булдырылган башка әйберләр кебек үк түземлелек, сабырлык һәм ярату таләп итә. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading