Помидор сатып китап чыгаручы укучыбыз Камил Рамазанов турында бер язган идек. Камил абый озак еллар Үзбәкстанда эшләгәннән соң, пенсиягә чыккач, Татарстанга кайткан.
Йорт салган, бакчасы бар, яраткан шөгыле – яшелчәләр үстерү. Бу турыда үзе бик тәмләп сөйли. «Гыйнвар аеннан ук әзерләнә башлыйм. Помидор, кыяр үсентеләрен үстерәм. Көннәр җылына башлагач, парникка күчереп утыртам. Яшем олы булгангамы икән, балаларымдай якын күрәм яшелчәләремне. Аларның үскәннәрен карап, рәхәтлек кичерәм, яшәреп калгандай булам», – ди Камил абый.
«Сезгә безнең базарда сатарга ярамый»
Укучыбыз ел саен мул уңыш ала. Яшелчәләрен сатарга да алып чыга. Аңа хатыны да булыша. «Әбекәем-җанкаем – уң кулым, II группа инвалид булса да, яшелчәләрне авырулардан ул саклый, даруын сайлый, тукландыру ысулларын таба. Сатар өчен дә яшелчәләрне әзерләп, бәйләп бирә», – ди Камил абый. Гадәттә, яшелчәләрен гел 10нчы микрорайон базары тирәсендәге бер урында сата торган булган. Быел исә аның сәүдә итүенә каршы килүчеләр табылган. Бу хакта Камил абый редакциябезгә килеп, үзе сөйләде.
«Базар янындагы канализация капкачы өстендә бер квадрат метр җирдә саттым. Алдымнан туктаусыз кешеләр үтеп йөри, берәүгә дә зыяным тими. Сәлам биреп үтәләр. Минем янымда башкалар да гөлләр, яшелчәләр саталар. Ике ел шул урында саттым. Базар директорының да, хезмәткәрләрнең дә миңа каршы эндәшкәннәре булмады. Былтыр директорга үземнең китабымны да бүләк иттем әле. Рәхмәт әйтеп алды. Быел да шул урынга яшелчә сатарга чыктым. Саткан әйберләрем: 1 чиләк помидор, 1 чиләк кыяр, бәйләмнәре белән укроп, руккола, кузгалак, суган. Бәйләмнең берсе 15-20 сум тора. Икенче көнне дә шул урынга чыгып утырган идем, ерак түгел бер кибеттән сатучы Ирина исемле хатын чыкты да минем кем икәнлегем белән кызыксына башлады. Сатуымны туктатып китәргә кушты. Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгын күрсәттем. Ул, тагын да катырак кычкырып: «Әти дә, бабай да фронтта үлделәр. Ә син әле һаман исән, кит, яхшы чакта», – дип дәвам итте. Аны тынычландырырга тырыштым. «Син монда бушлай утырасың, ә мин кибетем өчен аренда акчасын түлим», – ди Ирина. «Синең бит кибетең уңайлы, җылы, ә мин канализация тимере өстендә урамда утырам, әгәр аренда өчен түләргә тиешмен икән, түлим», – дип тә аңлатып карыйм. Сатучы кыза гына. Миңа рәнҗетерлек сүзләр әйтергә тотынды, җикеренеп килә башлады. Мин дә, сакланыр өчен, таягым белән кизәндем. Ирина кибетенә кереп качты. Үтеп баручылар мине тынычландырырга тотынды. Ирина ханым да яшелчәләр сата, үзенең көндәше дип күрде, ахры, мине. Тик яшь сатучының кыланмышлары моның белән генә төгәлләнмәде. Ул: «Сезгә безнең базарда сатарга ярамый», – дип, мине тагын куа башлады.
Бер атна вакыт узды микән, дүрт ир-ат әйберләремне алдылар да мине башка базарга барырга үгетли башладылар. Телефоныма төшергән булып, бу ир-атларның исемнәрен сораша башладым. Алар сүгенә-сүгенә китеп бардылар.
Үтерергә җыенасызмы мине?
Икенче көнне мине сәүдә итү урынымда полиция хезмәткәре көтеп тора иде. Ул миңа, пышылдап кына: «Сине башка базарга күчерәбез», – диде. Мин моның белән килешмәдем. «Кемгә зыяным тиде, II группа инвалид, сез миңа ярдәм итәргә килдегезме, әллә үтерергә җыенасызмы?» – дип, тагын телефонымны кулыма алдым. Барысы да таралышып бетте. Бу гауга күпмегә кадәр дәвам итәр иде икән, минем өчен тынычлык мөһим дип, сатуны үзем туктатырга булдым. Яшелчәләремне базарга шулай да алып килдем әле мин. Бу юлы яшелчәләрдән күргәзмә ясадым. Намаз вакыты да җитеп килә икән. Урамда азан әйтергә тотындым. Шул вакыт каршыма базар директоры Резидә Кандратова үзе чыкты. Ул, килеп, күкрәгемә ябышты. Азанымны бүлмәдем. Аны бар көченә этеп җибәрдем дә намаз укуымны дәвам иттем. Директорның кая киткәнен дә белмим. Шул көннән башлап миңа каршы әйтүче булмады. Мин моны Аллаһы Тәгаләнең ярдәме дип саныйм. Бу могҗизага тиң вакыйга булды», – дип сөйләде Камил абый.
Укучыбыз әйтүенчә, 10нчы микрорайон базары янындагы кибетләрдә яшелчәләр, ит саталар. Анда сатучылар берсе дә үз товарын тәкъдим итми. Бу продукция тиз сатылмый, бозыла, чарасызлыктан алар, товарны кибет алдына чыгарып, бәясен төшереп тәкъдим итә. «Бу бит санитария таләпләре үтәлми дигән сүз. Читтән кайтартылган яшелчә, җиләк-җимеш белән базар тулы, ә үзебездә үстерелгән товарга хөрмәт юк. Ихтыяҗ бар, сатарга рөхсәт итмиләр», – дип борчыла Камил Рамазанов.
2015 елда Баулы базарында булган хәл күпләрне тетрәндергән иде. 82 яшьлек Зәйнулла карт ,авыру карчыгы өчен даруга акча юнәтмәкче булып, базарга ике чиләк бәрәңге сатарга чыккан булган. Базарда аннан 1 квадрат метр җир өчен 50 сум акча сораганнар. Акча бирмәгәч, куып кайтарганнар. Бабай исә бу кимсетүләргә түзә алмыйча, шул вакыйгадан соң икенче көнне инфаркттан үлде. Шул хәлләрдән соң урамнарда сатучы пенсионерларга артык бәйләнми башладылар кебек. Кайбер базарларда үз товарын сатучы пенсионерлар өчен хәтта сату урыннары да булдырылды.
Казан мэриясенең матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, урамда сату санкцияле булмаган сәүдә итү булып санала. Шәһәр хакимиятенең иҗтимагый куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре еш кына рейдлар уздыра, тиешсез урында сатучыларга штраф салырга мөмкин. Пенсионерларның хәленә керергә тырышалар. Шуңа да Идел буе, Вахитов районында өч урында: Фучик урамы, 72нче йорт; Татарстан урамы, 51нче йорт; Җиңү Проспекты урамы, 48 А йорты янында чатырлы сәүдә урыннары булдырылган. Анда үз товарын җитештерүче пенсионерлар курыкмыйча сата ала.
Комментарийлар