16+

Базга төшеп агуланган ир-ат вафат булган

Буа районында базга төшеп агуланган ир-атларның берсе бүген үлгән.

Базга төшеп агуланган ир-ат вафат булган

Буа районында базга төшеп агуланган ир-атларның берсе бүген үлгән.

Кичә Буа районының Мещеряково авылында ике ир-ат бер-бер артлы баз чистартканда агуланган. Бу хәл турында Татарстан буенча Гадәттән тыш  министрлыгы хәбәр иткән иде. Шәхси йортның базын чистартырга дип бер ир базга төшә, әмма андагы газ исеннән аңын югалта. Аны коткарырга икенчесе төшә, ул да аңын югалта.

Ашыгыч ярдәм һәм коткаручылар килгәнче, аларны өченче ир-ат алып менә. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озаталар. Әмма бүген 1968 елгы ир-атның вафат булган.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре мондый фаҗиганең гел бертөсле булуын искәртә. Берәү базга төшә дә агулана, аны коткарырга төшкән кеше дә агулана. Биш кеше берьюлы базда җыелган метан газына  агуланып үлүчеләр дә бар, дип кисәтә алар.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading