16+

Бәддога әйтүдән тыелыгыз: нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин

Ачу чыккан вакытта кайбер кешеләр еш кына «бәддога» сүзләрен куллана.

Ачу чыккан вакытта кайбер кешеләр еш кына «бәддога» сүзләрен куллана.

Нәрсә соң ул бәддога? Галимнәр аңлатканча, бәддога (яки ләгънәт) ул кемне дә булса Аллаһның рәхмәтеннән өздерү теләге, ягъни кешене Аллаһның ярдәменнән, яклавыннан мәхрүм итеп, аның авыр хәлгә төшүен теләү. Шундый теләк белдерү өчен ачуланучы күңелендә ачуланган кешегә карата бик зур нәфрәт булырга тиештер...
Шулай итеп, бәддога ул – башкаларга начарлык теләү. Тормыш күрсәткәнчә, начар теләк кешенең теленнән ачуы чыккан вакытта ычкынып китә. Нәкъ шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм мөселманнарны кисәтеп болай дигән: «Ачуланма! Ачулану сыйфатыннан азат булган кеше генә җәннәткә керә алыр...» Икенче бер хәдистә исә пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безне: «Башкаларны беләге белән җиңгән кеше түгел, ә ачу чык­кан вакытта үзен тыя алган кеше көчледер», – дип кисәтте. Ә тыелырга бик тә кирәк, чөнки ләгънәт кылган вакыты фәрештәләрнең «әмин» дигән чагына туры килсә, теләк кабул ителер һәм «шайтан алгыры» дип орышылган баланы шайтан чыннан да үзе артыннан ияртеп начар юлга кертеп җибәрер.

Шуңа күрә гаиләдә килеп чыккан низаг­лы хәлләрдә ләгънәт кылу сүзләрен әйтүдән бик нык сакланырга кирәк.

Ләгънәт кылу турында шундый бер хәдис тә бар: «Адәм баласы кемнедер ләгънәт кылса, аның бәддогасы күккә күтәрелер һәм шунда күк капкалары ябылып, бәддоганы үткәрмәсләр. Шуннан соң бәддога кире җиргә төшеп китәр, әмма җир капкалары да аның өчен ябылыр. Төрле тарафларга бәргәләнеп үзенә урын тапмаганнан соң, бәддога ләгънәт кылынган кеше янына килер һәм ул бу догага лаеклы булса, аны зарарлар. Лаеклы булмаса, бәддога әйтүчегә әйләнеп кайтып, аны зарарлар».
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) хәтта үзенең дошманнарын да ләгънәт кылмаган, «мин ләгънәт өчен түгел, ә рәхмәт өчен җибәрелдем», – дип әйтә торган булган. Без мөселманнар да пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үрнәгендә башкаларга Аллаһның рәхмәте ирешүен теләргә тиеш.


Ришат хәзрәт Курамшин

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading